Әмәкәй урта гомуми белем бирү мәктәбе

Амикеевская средняя общеобразовательная школа

    Безнең адрес: Әмәкәй авылы, Ленин урамы, 29 йорт

     E-mail: Samik.Mus@edu.tatar.ru      Телефон: 8(85556)3-30-14

Яңалыклар

Мәктәп тарихы

Тәҗрибә уртаклашыйк

Мәктәбебез бүген

Безнең горурлык

БДИ

Физкультура,спорт

Ата-аналарга

Түгәрәкләр

Китапханә

Бөек Җиңүгә- 65

"Компьютер- учителю"

Авыл сайты

         

  Файдалы сылтамалар  
   
 

Республика Татарстан - Каталог сайтов

Казанские Страницы - все веб ресурсы Казани и Татарстана

WOlist.ru - каталог качественных сайтов Рунета

 

 

 

Мәктәп тарихы                           Авыл тарихы                              Музей турында

 

             Әмәкәй авылы тарихы

Әмәкәй авылына моннан 400-450 еллар элек нигез салынган булырга тиеш.Ике бертуган Әмәк белән Сәмәк(фамилияләре билгесез)шушы яккакилеп чыгалар да хәзерге Әмәкәй һәм Симәк авыллары урынында нигез коралар.

Әмәкәй турында беренче тапкыр өченче ревизиягә(төбәктә 1762 елда үткәрелә) караган документларда телгә алына.Әмәкәйнең борынгы чор тарихы 17 гасырны да үз эченә ала.Е.Пугачев җитәкчелегендәге крестьяннар сугышында(1773-1775 еллар) төбәктән бик күп авыллар,шул исәптән Әмәкәй дә катнаша. Бу чордагы бер документта авылның ясаклы татарлары әлеге сугышта катнашучылар рәтендә күрсәтелә.Бу чыганакта 1795нче елда авылдагы       18 хуҗалыкта 82 ир-ат һәм 112 хатын-кыз булуы хакында әйтелә.Әлеге мәгълүмат һәм 19 гасыр башы мәгълүматлары да бик үк тулы түгел.Ул чорда (1811 ел)авылда бер мәчет була.Аның указлы мулласы 26 яшьлек Габделмәлик Ильясов була.

1870нче елгы мәгълүматларга караганда волость үзәге Әмәкәйдә 231 хуҗалык,569 ир-ат һәм 592 хатын-кыз була.Анда ике мәчет,өч мәктәп эшли.Авыл ул чакта ук зур сәүдә үзәгенә әйләнә.Анда лавкалар(17) һәм һәр дүшәмбе саен базарлар эшләп торган .Ә көз көне 16-23 ноябрьләрдә олы ярминкә үткәрелгән. Гасыр ахырында(1897нче  ел)                          авылда даими яшәүчеләр мең ярымга якынлаша. Ир-атлар 764 кә,хатын-кызлар 717 гә җитә.20 гасыр башында Әмәкәй төбәктә иң эре авылларның берсенә әверелә.1906 нчы елгы статистик белешмәдә 274 хуҗалык,795 ир-ат,776 хатын-кыз күрсәтелә.3 мәчет,икмәк запасы саклана торган үзәк магазин,шәраб һәм берничә бакалея  лавкасы  була.  Сәүдәгәрләр зур-зур складлар тотканнар.Әмәкәй кешесе Якуб Габделгалимовның 2 склады була.1915нче елның 25 нче декабрендә төзелгән бер документта  Әмәкәй базары сәүдәгәрләре турында мәглүматлар бар.Әмәкәйдән Әхмәтгали Хәмидулла улы Хәбибуллин базарлар саен ваклап ашлык сатып алу  белән шөгыльләнгән.,склад тоткан.Авыл хуҗалыгы продуктларыннан тагын тире,йон һәм балавыз белән сәүдә итү дә зур үсеш ала.Бу өлкәдә Әмәкәй авылы кешеләре өстенлек итә.Болар:Суфиан Әхмәтҗанов,Габит Галимов,Шакирҗан Мөхәммәдиев,Латип Хәмидулла улы Хәбибуллин һәм Фәррәхетдин Галләметдинов.

1913 нче елда авылда элеккечә 3 мәчет исәпләнә.беренче мәчетнең имам-хатибы ,Нурлыгаян Хисмәтуллин,     икенчесенеке Мөхәммәтхарис Гыйрфанов,өченче мәчетнең имамы Мөхәммәтзакир Шәймәрдәнов була.Беренче мәхәллә каршында мәктәп-мәдрәсә тибындагы ир-атлар уку йорты эшли.15 мөгаллиме,3 бинасы булган әлеге зур уку йортында 1912-13 уку елында 170 шәкерт сабакка йөргән.Мәктәп-мәдрәсәдә уку-укыту иске тәртиптә алып барылган.Аның мөдире булып Мирзасалих Әхмәров тора.Моннан тыш ир-атлар өчен тагын бер уку йорты эшли.1910 елның 1 сентябрендә хөкүмәт тарафыннан ачылган бер класслы урыс-татар башлангыч мәктәбе була ул.Мәктәп тулысынча казна акчасына эшли.1911-1912 уку елында анда 24 ир-бала белем ала.Әлеге мәктәптә дөньяви фәннәрне Шәрәфетдин Мөхәммәтгали улы Сәфәргалин,дини дәресләрне Миргаяз Габдулла улы Әхмәров укыта. Беренчесенең башлангыч мәктәп укытучысы дигән шаһәдәтнамәсе (таныклыгы)була.1914нче елда Әмәкәйдә 2107 кеше яши.Моннан соңгы елларда халык саны бик әкрен арта,хәтта кими.

1923нче елда авылда 3 мәчет эшли.Беренче мәхәллә мәчете иң зурлардан санала.Озынлыгы 25,киңлеге 10 аршин була.Мәчетләр барысы да манаралы,такта белән тышланган һәм ихата такта койма белән әйләндереп алынган.Беренче мәхәлләдә муллалар булып    Нурлыгаян Хисмәтуллин,

Мирзасалих Әхмәров тора,азанчы-Миргазетдин Шәйхелисламов. Мирзасалих Әхмәровның 3 йорты,2 амбары,мунчасы,күп санлы мал-туары була.Икенче мәхәлләдә Мөхәммәтбәкер Фазылов-мулла,Фазыл Гыйрфанов азанчы булып торалар.

Совет бездә 1920 еллар башында гына төзелә.Аның беренче рәисе итеп Кадыйров билгеләнә.Мәчетләрне1930-35нче еллар дәвамында сүтеп,икенче максатларда күчереп төзегәннәр.1929нчы ел азакларында күмәк хуҗалыклар төзү башлана.12 гаилә башлап кергән күмәк хуҗалыкка “Якты юл”дигән исем бирелә.Беренче җитәкчесе Әмәкәй кешесе Ильяс Исхаков була.1934нче елларда кирпеч сугу бригадасы оеша,аңа Шакирҗан Сабирҗанов җитәкчелек итә.1934-35 елларда дуңгыз асраучылык белән шөгыльләнә башлыйлар.Ферманың беренче мөдире -Госсам Гыйльфанов.

Революциядән соң Баймурзин дигән кеше иске дәреслекләр ярдәмендә яңалиф белән укыта башлый.Аннары Фәсхетдинов укыта.1928 нче елда җидееллык мәктәп төзелә.Авылда больница эшли.Гыйздәтуллин, Миңголов, Барбин дигән кешеләр халыкка медицина ярдәме күрсәтәләр.Сугышка кадәр һәм сугыш вакытында хуҗалык җитәкчеләре алышынып тора.1945  елда “Правда”колхозы белән Фатих Салихов җитәкчелек итә,40 ел намуслы хезмәт куя.Ул елларда авылда күп төрлә төзелешләр алып барыла. 1978нче елда яңа,2 катлы бинада урта мәктәп төзелә,мәдәният йорты, ашханә, амбар, складлар, АВМ агрегаты,ак он тегермәне, кибетләр, заманча шәхси йортлар-һәммәсе дә аның нәтиҗәле эшләве билгесе булып тора.Аннан соң Солтанов,Ф.Зарипов,Ф.Галиев,Р.Шагалиев,Ф.Газетдинов,. Ф.Хасановлар хуҗалык җитәкчеләре булып эшлиләр. Хәзерге көндә Вамин“Ык”агрофирмасының “Дуслык”бүлекчәсе дип атала. Баш агроном-Газетдинов Фирдәвис, баш зоотехник-Шакирянов И.Г., ветврач Шәймәрдәнов Р. Авыл советы рәисе Р.Шагалиев. Бүген инде авылыбызның йөзе танымаслык булып үзгәрде.Халкыбыз мул,таза тормышта яши.

Авыл советы рәисләре

Кадыйров                              1920

Мөбәрәков Сабирҗан  

Солтанов

Исламов Галим

Шайхайдаров Сәет               1957

Талипов Гәрәй                      1964

Галиев Мөхәмәтгали            1964-1967

Мөбәрәкова Мәрзия             1967-1973

Шәйхәйдәрова Клара Бәкер кызы          1973-1990,1993-1996

Газтдинов Фирдәвис            1990-1993

Шагалиев Ринат  Мирзаян улы                  1996-1998

Нәбиев Альберт                    1998-2003

Шагалиев Ринат                    2003-

 

Сайт создан в системе uCoz