Әмәкәй урта гомуми белем бирү мәктәбе

Амикеевская средняя общеобразовательная школа

    Безнең адрес: Әмәкәй авылы, Ленин урамы, 29 йорт

     E-mail: Samik.Mus@edu.tatar.ru      Телефон: 8(85556)3-30-14


Мәктәп тарихы                           Авыл тарихы                              Музей турында

 

                 Галимов Шакир истәлекләреннән:

Әмәкәй мәктәбе 1927 елда салына башлый.1928 елда, уку башланып 2 ай үткәч, укучылар яңа мәктәпкә күчәләр. Төрле зданиеләрдә укып йөргән балалар өчен бу зур шатлык була.Яңа мәктәп ачылган көнне мәктәптә бәйрәм була.Залга сәхнә көйләп , укучылар концерт куялар.Мәктәп ачылу тантанасына ата-аналар, авыл активлары киләләр.

 Мәктәп ШКМ итеп ачыла. Аның директоры Данилов, уку-укыту мөдире Кәрам Баймурзин иптәшләр булалар.Укытучылар-Данилова Нюра, Сарбулатова Наилә, Вәлитова Наилә, Латипов Сабир, Моратова Шәмсия.Укытучылар халык арасында аңлату эшләре алып баралар. Спектакльләр куялар. Авыл активларыннан Шамс Закирҗан,Мәҗитов Габит Һ.б иптәшләр культура -масса эшен оештырдылар.

         Әмәкәй мәктәбе укучыларның һәм укытучыларның составы буенча районда зур мәктәпләрнең берсе була. Үрәзмәт, Бүләк, Карамалы, Октябрь, Дусай мәктәпләре Әмәкәй кустына карадылар. Мәктәп үрнәк саналды. Читтән килүче балалар өчен интернат бар иде. Мәктәп буенча йөреш һәм өлгереш күтәренке булды. Мәктәпкә күрше Башкорстан Республикасыннан да йөреп укыдылар. Комсомол һәм пионер эше үрнәк оештырылды. Секретаре булып , укытучы Исрафилов һәм Шәмтиевләр эшләде.Укытучылар җәмәгать эшләрендә актив катнаштылар.Ул еллар колхозлашу чоры булганлыктан, халык арасында бик тырышып эшләргә туры килде. Фермаларда , бригадаларда агитатор булып эшләделәр. Бу чорларда клуб каршында драмтүгәрәк үзенең эшен ныклы план белән алып барды. Барлык укытучылар да үзешчән сәнгатьтә актив катнаштылар.”Галиябану”,”Зәңгәр шәл” кебек пьесалар кабат-кабат уйналды.

         Әмәкәй авылы кешеләренең әйбәтлеге безнең исебездә онытылмаслык булып калган. Авыл советы, колхоз идарәсе мәктәпкә якыннан торып ярдәм иттеләр.

         Мин үзем 5 ел буе пропагандист һәм башлангыч партия оешмасы секретаре булып эшләдем.

                                              Әхмәтов Мөхәт

Мин  бу мәктәптә 1932-1950 елларда эшләдем.(1942-46 елларда Ватан сугышында). 1950 елда директорлыкны иптәш Абуяровка тапшырып, укытучы булып калдым.1954 елда КПССның Калинин районында инструктор булып эшләдем .    Әмәкәй мәктәбендә эшләгәндә “Хезмәттәге аерымлык өчен “медале белән бүләкләндем.

         Мәктәптә 1934 елда беренче комсомол оешмасы төзелде. Ячейка секретаре Шабаев Әнвәр булды..Уку-укыту мөдирләре булып, Федоров, Исхакова, Атнагулов, Рахматуллин, Галиуллиналар эшләде, соңгы завуч Гайнуллин Газиз булды. Мәктәпнең пионер һәм комсомол оешмасы районда һәрвакыт алдынгы булды. 1947 елда мәктәптә агач бакчасы ясала башлады

 

 

     1967-1972-Галиева Җ.У.истәлекләре:

Коллектив үзенең 40 еллык юбилеена 3 ел әзерләнде.Бу бәйрәмне

үткәрергә дигән карарга килгәч тә, бердәм эшкә тотындык: материаллар җыйнау, тәртипкә салу

 

хәбәрләшү .очрашу һ.б.чаралар үткәрелде.Бу эшне оештыруда класс җитәкчеләре, аеруча Харисова , Хәйретдинова Асия иптәшләр зур тырышлык күрсәттеләр.Укып чыккан укучыларның исемлекләре булдырылды- алар 1132 кеше булды.Шуларның 200дән артыгына хатлар яздык. Бу хатларда мәктәп турында үз фикерләрен , истәлекләрен язуларын һәм фотокарточкаларын җибәрүләрен сорадык. Очучы-сынаучы Хөсәенов Гыйлемҗан, алдынгы тракторчы Вәлиев Диктат белән очрашу үткәрдек.Шул рәвешле , тупланган материаллардан стенд төзедек, мәктәп тарихын яза башладык.

         Әмәкәй мәктәбе үзенең туган көненнән алып алдынгы, мактаулы, тирә-якта дан тоткан мәктәп булган. Бу укытучыларның да, укучыларның да тырыш булулары турында сөйли.Ә без, аларның эшен дәвам иттерүчеләр, аларга лаеклы булырга дигән максат белән эшләдек.Зур горурлык белән әйтә алабыз- бу максатыбызга ирештек. 2 ел рәттән 100% өлгереш бирдек, укучыларның белем дәрәҗәләре яхшырды. Көндезге класслар белән беррәттән, кичке мәктәптә укулар барды. Узган укуелында 44 укучы кичке классларда урта белем алды, быел алар 41. Тагын 17 колхозчы егет һәм кызыбыз өлгергәнлек аттестаты алды. Уңышлыкларга ирешүдә башлангыч класс укытучылары Шәйхәйдәрова Аниса, Тимерханова М., Хәйретдинова А., Бәдретдинова К., югары класс укытучылары Вәлиева С, Мирзаянов М, Гайсин Ә., Юртаева Л. иптәшләрнең хезмәтләре аеруча күп булды. Балаларга хезмәткә мәхәббәт тәрбияләүдә Нәбиев Мулланурның өлеше зур булды.

         40 елда мәктәпне төгәлләүчеләр арасында подполковник Лотфулла Шәрифуллин, доцент , математика фәннәре кандидаты Миргазиан Миргалимов, инженер-геолог Суфиянов Рәис, Хамматуллин Рафаэль, бертуган врачлар Зөһрә һәм Фатима Миргалимовалар, хәрби хезмәткәрләр Хасанов Әмир, сынаучы-очучы Суфиянов Хәләф, Хөсәенов Гыйлемҗан, очучы Гатин Мирхаҗиан һ.б. бар.

         Узган уку елында 183 укучы булса, быел 224 укучы бар.Мәктәпнең укыту-тәрбия эшен тагын да яхшыртырга бөтен мөмкинлекләр дә бар.Материаль-техник базасы нык. Мастерское, интернаты бар.Интернатта яшәү шартлары яхшы. Балаларны кайнар аш белән тәэмин итүне оештыруда колхоз идарәсе якыннан торып ярдәм итә. Балаларның җәйге ялын оештыру да бездә традициягә кергән.Быел 80 гә якын бала лагерьда ял итте.

         Киләчәктә дә безнең мәктәп коллективы үзенең мактаулы бурычын намус белән үтәр.

                                                                              <<<<<<<<

Яңалыклар

Туган як тарихы

Тәҗрибә уртаклашыйк

Мәктәбебез бүген

Безнең горурлык

БДИ

Физкультура,спорт

Ата-аналарга

Түгәрәкләр

Китапханә

Бөек Җиңүгә- 65

"Компьютер- учителю"

Авыл сайты

         

  Файдалы сылтамалар  
   
 
 

Республика Татарстан - Каталог сайтов

Казанские Страницы - все веб ресурсы Казани и Татарстана

WOlist.ru - каталог качественных сайтов Рунета

 

 

 

 

Сайт создан в системе uCoz