Әмәкәй урта гомуми белем бирү мәктәбе

Алар безнең горурлыгыбыз!

Сафин Факил Миннемөхәммәт улы

Факил Миннемөхәммәт улы Сафин 1954 нче елның 2 нче гыйнварында Мөслим районы Әмәкәй авылында гаиләдә алтынчы бала булып дөньяга килә. Мәктәпне тәмамлагач, колхозда механизатор булып эшли. 1972-1974 елларда Ерак көнчыгышта, Кытай чигендә хезмәт итә. 1974 ел -районның иң зур авылында комсомол секретаре,аннары Иске Карамалы мәдәният йортында  директор булып эшли.1975 елда КДУның тарих-филология бүлегенә укырга керә. Мөслим районы Октябрь авылында укыта башлый.1981 елда шушы мәктәпнең һәм берничә елдан Тат. Бүләр мәктәбенең директоры.1984 елда гаиләсе белән Чаллыга күчә. КамАЗның Автомобильләр җыю заводында слесарь-җыючы, бригадир, мастер булып эшли. 1988 елда 24, 18 нче мәктәпләрдә тарих укыта. 1990 елда “Таң йолдызы”газетасында баш мөхәррир урынбасары. 1991-1995 еллар-“Аргамак”журналында проза, шигърият бүлеге мөхәррире,җаваплы сәркатип.1995 елда педагогия көллиятендә әдәбият укыта башлый. 1995-2002 елларда-“Көмеш кыңгырау”балалар һәм үсмерләр газетасын оештыру фикерен күтәреп чыга.  "Фән һәм мәктәп” журналын оештыра,аның баш мөхәррире була.”Казан утлары” журналында бүлек мөдире. ”Мәйдан”журналын оештыру өчен, кабат Чаллыга чакырыла, журналның баш мөхәррире була. Татарстан Язучылар берлеге урынбасары булып та эшли. Бүгенге көндә “Рухи мирасны өйрәнү”төбәк фәнни-методик үзәге җитәкчесе.

1997 елның мартыннан Чаллы Язучылар оешмасы рәисе урынбасары,”Ләйсән”әдәби иҗат берләшмәсе җитәкчесе.

1998 елда “Ел язучысы” исеме бирелде.1999 елда Г .Исхакый премиясе бирелде.2000 ел-“Гөлҗиһан”китабы  “Ел китабы”исемен алды.

Ф.Сафин “Соңгы көз”,”Гөлҗиһан”повестьларын,”Биек тауның башларында” романын ,күп санлы хикәяләр,тәнкыйди мәкаләләр, публицистик язмалар,  пародияләр иҗат итте. Р.Низаметдинов исемендәге республика премиясе  лауреаты,”Чаллы авазлары”шәһәр конкурсында җиңүче, "Милли йорт”җәмгыяте оештырган бәйгедә җиңүче булды. 1996 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.Филология фәннәре кандидаты.


Заһидуллина Дания Салих кызы

Дания Фатих кызы Заһидуллина 1964 елның 1 нче октябрендә  Мөслим районы Әмәкәй авылында туган. 1981 елда мәктәбен “бик яхшы”билгеләргә генә тәмамлагач, Казан дәүләт университетының татар филологиясе факультетына укырга керә.Аны уңышлы тәмамлаганнан соң ,Балтач районында укытучы булып эшли. Күп тә үтми ,Мәскәүгә барып,татар әдәбиятын яңа методика белән  укыту буенча аспирантурага керә,филология фәннәре кандидаты дигән фәнни дәрәҗә ала.2001 нче елда докторлык диссертациясен яклады.2002 нче елдан Казан дәүләт университетының татар филологиясе һәм тарихы факультетының татар әдәбиятын укыту методикасы кафедрасы профессоры.Хәзер ТР Фәннәр Академиясенең Баш секретарь галиме.Әдәби тәнкыйть,методика буенча бик күп хезмәтләре бар.

Д.Ф.Заһидуллина-әдәбият белгече. ТР Фәннәр Академиясенең ”Әдәбият белеме”белгечлеге буенча әгъза-корреспонденты.

Фәнни эшчәнлек юнәлешләре күптөрле:әдәбият теориясе,методикасы,татарларда әдәбият теориясе тарихы,20 гасырда татар әдәбияты тарихы,татар әдәбиятын укыту методикасы.Ул 100гә якын фәнни хезмәт авторы,шулар арасында 4 монография, 2 дәреслек, 11 укыту-методик ярдәмлек.

Дания Фатиховна 3 филология фәннәре кандидаты әзерләде, 3 аспирантның фәнни җитәкчесе, 2 докторантның консультанты.

2002 нче елдан докторлык диссертацияләре яклау Советының секретарь галиме. "Мәгариф”журналы редакциясе советы әгъзасы, әдәби тәнкыйть өлкәсендә И.Юзеев исемендәге(2005) һәм әдәби тәнкыйть һәм әдәбият белеме өлкәсендә Җ.Вәлиди исемендәге (2006) республика премияләре лауреаты.


                                                        Ильфир  Сабирянович  Набиев   

 

Выпускник Амикеевской общеобразовательной школы 1995 года

Родился 27 апреля 1978 г. в селе Амикеево Муслюмовского района РТ. 1995-2000 годы учился в Камском политехническом институте и получил диплом инженера с отличием по специальности 190601 - «Автомобили и автомобильное хозяйство». Карьеру автомобильно-технического направления, непрерывно с окончанием учебы, продолжил в ВУЗе, выполняя преподавательскую деятельность, на должности ассистента кафедры «Автомобили» Камского политехнического института. Неоднократно проходил повышение квалификации по дисциплинам кафедры, что в дальнейшем позволило избираться на должность старшего преподавателя.

Параллельно с работой на кафедре учился в аспирантуре в Ижевском государственном техническом университете. В 2003 году успешно защитил диссертацию на соискание ученой степени кандидата технических наук по двум специальностям 05.02.18 - «Теория механизмов и машин» и 05.05.03 - «Колесные и гусеничные машины». С присуждением Высшей аттестационной комиссией ученой степени кандидата технических наук был избран на должность доцента кафедры «Эксплуатация автомобильного транспорта». С достижением стажа работы на должности доцента в 2006 году Приказом Федеральной службы по надзору в сфере образования и науки присвоено ученое звание Доцента по кафедре «Эксплуатация автомобильного транспорта».

Является автором более 20 научных и учебно-методических работ. В числе научных работ имеются технические отчеты, технические проекты, свидетельства на полезную модель и др.


Амикеевская средняя общеобразовательная школа

    Безнең адрес: Әмәкәй авылы, Ленин урамы, 29 йорт

     E-mail: Samik.Mus@edu.tatar.ru      Телефон: 8(85556)3-30-14

Сайт картасы

Яңалыклар

Мәктәп тарихы

Тәҗрибә уртаклашыйк

Мәктәбебез бүген

Укытучылар

Безнең горурлык

БДИ

Физкультура,спорт

Ата-аналарга

Китапханә

Бөек Җиңүгә- 65

"Компьютер- учителю"

Фотоальбом

Авыл сайты

Амикеевская средняя общеобразовательная школа

Муслюмовского

муниципального района РТ

    Безнең адрес: Әмәкәй авылы, Ленин урамы, 29 йорт

     E-mail: Samik.Mus@edu.tatar.ru      Телефон: 8(85556)3-30-14

  Файдалы сылтамалар  
   
 

Республика Татарстан - Каталог сайтов

Казанские Страницы - все веб ресурсы Казани и Татарстана

WOlist.ru - каталог качественных сайтов Рунета

 

 

 

Сайт создан в системе uCoz