Мөслим муниципаль районы  

Әмәкәй урта гомуми белем бирү мәктәбе

сайтына рәхим итегез!

 

Сайт картасы

Яңалыклар

Мәктәп тарихы

Тәҗрибә уртаклашыйк

Мәктәбебез бүген

Укытучылар

Безнең горурлык

БДИ

Физкультура,спорт

Ата-аналарга

Китапханә

Бөек Җиңүгә- 65

"Компьютер- учителю"

Фотоальбом

Авыл сайты

Амикеевская средняя общеобразовательная школа

    Безнең адрес: Әмәкәй авылы, Ленин урамы, 29 йорт

     E-mail: Samik.Mus@edu.tatar.ru      Телефон: 8(85556)3-30-14

  Файдалы сылтамалар  
   
 

Республика Татарстан - Каталог сайтов

Казанские Страницы - все веб ресурсы Казани и Татарстана

WOlist.ru - каталог качественных сайтов Рунета

 

 

 

 

 

счетчик посещений

                                                                     

--/яңалыклар/--

 1     2   5   6  7

2011-2012 нче уку елы

1нче сентябрь- Белем бәйрәме.  Мәктәпләрдә Яңа уку елы башланды. Бу уку елында безнең мәктәптә 1 нче класска 6 укучы керде, мәктәбебездә 74 бала белем алачак. Хөрмәтле укытучылар, ата-аналар! Кадерле укучылар! Сезнең һәммәгезнеЯңа уку елы белән котлыйбыз. Эшегездә һәм укуыгызда зур уңышлар телибез.

 

    


 

23.09.11. Сөмбелә бәйрәме. 7-11 класс укучылары катнашында мәктәптә Сөмбелә бәйрәме үткәрелде.Кызлар  күп төрле бәйгеләрдә катнашып  осталыкта, җитезлектә һәм тапкырлыкта сыналдылар.Вәлиев Фәнзил үзенең матур җырлары белән кичәбезне ямьләде.Соңыннан дискотека булды.

 

      

23.09.11. Варислар Берлегенең туган көне. 1-8 класс  укучылары көзге урманга экскурсиягә бардылар.5 нче класс укучылары Варислар Берлегенә кабул ителделәр.Бәйрәм төрле кызыклы уеннар, бәйгеләр белән дәвам итте.

               

 

5.10.11 Укытучылар көне.Хөрмәтле укытучыларыбыз! Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмебез белән тәбрик итәбез.Ныклы сәламәтлек, һәрчак уңышлар гына юлдаш булуын телибез.

 

8.10.11.Укытучылар бәйрәм итте. Район үзәгендә Сабантуй мәйданында районыбыз укытучылары үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. Бәйрәм популяр җырчы Илһам Хисмәтуллинның концерт программасы белән башланып китте һәм алдынгы укытучыларны тәбрикләүләр, спорт уеннары белән дәвам итте. Бердәм дәүләт имтиханнарында укучылары 80 һәм аннан да күбрәк балл җыйган укытучылар арасында рус теле һәм әдәбияты укытучысы Гайсина Равилә Закирҗан кызы Мактау грамотасы һәм кыйммәтле бүләк белән бүләкләнде.(2010-2011 уку елы чыгарылыш класс укучысы Мурзин Алмаз рус теле буенча бердәм дәүләт имтиханында 81 балл җыйды, 9 нчы класста да ул дәүләт йомгаклау аттестациясе буенча  районда иң яхшы нәтиҗәгә ирешкән 10 укучы исемлегенә кертелгән иде) (бәйрәм мизгелләрен фотоальбом  битләреннән карый аласыз.)

 

                 

 

13.10.11.Мөслимнең "Мизгел" Яшьләр үзәгендә  шигърият  бәйрәме булды. Бәйрәмгә авылдашыбыз Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Г.Исхакый премиясе лауреаты, язучы һәм шагыйрь, "Көмеш кыңгырау" балалар газетасының баш мөхәррире Факил Сафин һәм районыбызның күренекле язучы , шагыйрьләре кунак итеп чакырылган иде.

Кичәнең беренче өлешендә Зөлфәт клубына йөрүче укучылар үзләре иҗат иткән шигырьләрне укыдылар . Аннары Әмәкәй мәктәбе укучылары Факил Сафинның туган авылыбызга, аның кешеләренә багышланган шигырьләрен сөйләде.

 

        

 

29.10.11. Белем җәүһәрләре-2011" II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе төгәлләнде
"Казан" милли-мәдәни үзәгендә "Белем җәүһәрләре-2011" II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесенең йомгаклау тантанасы булып узды. Тантанага бәйгенең финалистлары (финалга чыккан 29 интернет-проектның авторлары, администраторлары һәм җитәкчеләре), жюри әгъзалары, мәртәбәле кунаклар җыелды.Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәкимова Гөлнара Шәриповна -җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында.

 

 

24.11.11.Ата-аналар җыелышы булды. Җыелышта ГИА һәм ЕГЭ турында аңлатылды. Укучылар көче белән "Наркотикларга урын юк!" исемле театр сәхнәләштерелде  һәм әниләрне котлап зур концерт булды. Соңыннан, 4 нче декабрьдә үтәчәк сайлаулар турында җирле үзидарә башлыгы Р.М.Шагалиев чыгыш ясады.

 

29.12.11.Чыршы бәйрәме үтте.Мәктәптә укучылар һәм  укытучылар катнашында күңелле Чыршы бәйрәме үтте.Бәйрәмгә ата-аналар һәм авыл халкы чакырылды.Уку алдынгыларын, район олимпиадасы призерларын,рәсем конкурсында җиңүчеләрне, кар сыннары конкурсында җиңүче класс коллективларын котлаганнан соң бәйрәм уен-тамаша,монтаж һәм маскалар чыгышы белән дәвам итте.Уку елының беренче яртысын 10 укучы гел "5" ле билгеләренә, 25 укучы "4"ле һәм "5" ле билгеләренә тәмамлады.

                

25 нче гыйнварда мәктәбебездә халык шагыйре Сибгат Хәкимнең тууына 100 ел тулуга багышланган  төбәкара фәнни-гамәли конференция булып узды. Конференциядә Башкортстан Республикасы Бакалы районы һәм күрше Актаныш районы мәктәпләренең , шулай ук районыбызның татар теле һәм әдәбияты укытучылары, район мәгълүмати -методик үзәк хезмәткәрләре  катнашты. Мәктәбебез укучылары һәм укытучылары катнашында "Саекмас чишмәләргә тиң иҗат"дигән әдәби-музыкаль композиция күрсәтелде. Тат.Бүләр урта гомуми белем бирү мәктәбенең  татар теле укытучысы Э.С.Мәхмүтова, Михайловкадан Р.Я.Ихсанова, Мөслим лицееннан Э.Д.Ситдиковалар язучы иҗатын мәктәптә өйрәнү буенча  чыгышлар ясадылар. Соңыннан укучылар һәм укытучылар башкаруында С.Хәким сүзләренә язылган җырлар яңгырады, аның шигырьләре укылды 


        


 

15 нче февраль-Әфганстанда һәлак булган якташларыбызны искә алу көне уңаеннан митинг үтте,авылдашыбыз Ильфар Фаррахов каберенә венок салу оештырылды.Митингта район хакимият башлыгы урынбасары Рушат Җәүдәтович Солтанов катнашты.

 

                              


21 нче февраль- Ватанны саклаучылар көне уңаеннан "Гаиләдә әти тәрбиясе" дигән темага ата-аналар университеты һәм "Ягез әле,егетләр" кичәсе үткәрелде.

24 нче февраль- татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәкимова Гөлнара Шәриповна "Ел укытучысы-2012" конкурсының район турында җиңү яулады. Ул 19-23 март көннәрендә Казанда "Ел укытучысы2012" республика бәйгесендә катнашырга әзерләнә.

 

8 март-Халыкара хатын-кызлар көне-

Хөрмәтле хатын-кызларыбыз!

Сезне язның беренче бәйрәме 8 март халык-ара хатын-кызлар көне

белән тәбрик итәбез. Тормышыгыз яз бәйрәмедәй назлы, гайләгез 

күге һәрвакыт кояшлы, балаларыгыз игелекле, гомерегез бәхетле,

бәхетегез гомерле булсын!

Ак бәхетләр сезгә юлдаш булсын

Күтәренке булсын күңелегез

Саулык,шатлык, куанычлар белән

Гөрләп үтсен бөтен гомерегез!

Гомер бары бүләк кенә

Яшеннәрдәй яшнәгез

Борчулардан шатлык табып

Гел елмаеп яшәгез!

 

Ир-егетләр коллективы

 

19-23 март- татар теле укытучысы Хакимова Гөлнара Шәрип кызы Казанда "Ел укытучысы2012" республика бәйгесендә

 

8нче май Бөек Җиңүнең 67 еллыгы уңаеннан митинг үтте.Митингта  сугыш һәм тыл ветераннары,мәктәп һәм балалар бакчасы коллективлары, авыл халкы катнашты

1     2   5   6

Сайт создан в системе uCoz