Әмәкәй урта гомуми белем бирү мәктәбе

Амикеевская средняя общеобразовательная школа

    Безнең адрес: Әмәкәй авылы, Ленин урамы, 29 йорт

     E-mail: Samik.Mus@edu.tatar.ru      Телефон: 8(85556)3-30-14

Сайт картасы

Яңалыклар

Тәҗрибә уртаклашыйк

Мәктәбебез бүген

Безнең горурлык

БДИ

Физкультура,спорт

Ата-аналарга

Укытучылар

Китапханә

Бөек Җиңүгә- 65

"Компьютер- учителю"

Фотоальбом

Авыл сайты

  Файдалы сылтамалар  
   
 

Республика Татарстан - Каталог сайтов

Казанские Страницы - все веб ресурсы Казани и Татарстана

WOlist.ru - каталог качественных сайтов Рунета

 

 

 

                                                                     --/яңалыклар архивы /--

 1   2  3  4  5  6 7


16.05.2009- Мәктәпнең укучылар  командасы тренерлар Миннеразиев Ильяс Миргарифанович һәм Мубараков Илдар Мәгъфүрҗанович җитәкчелегендә укучыларның җиңел атлетика буенча 5 спартакиадасында катнаштылар һәм түбәндәге урыннарны яуладылар:

Насретдинова Язилә (8 класс) 200 м га йөгерүдә  1 урын, Суфиянова Алия (8 класс) – 100м йөгерүдә 4 урын, Хәкимов Илфат (10 класс) – 100м га йөгерү һәм ераклыкка сикерү -4 урын, Вәлиева Илнара (10 класс) – 400м га йөгерү 4 урын, Мәүләветдинов Рүзил (10 класс)- 800 мга йөгерү 4 урын. Командалар буенча- 11 еллык команда 4 урын, 9 еллык команда – 5 урын.

5 спартакиаданың гомуми нәтиҗәләре буенча 11 еллык команда 2 урынга, 9 еллык команда 5 урынга лаек булды.


15.05.2009- 9 класс укучысы Шәймәрдәнова Гөлүсә һәм 10 класс укучысы Зарипова Гөлназ биология укытучысы Мирхәйдәрова Ф.Ф. җитәкчелегендә районның “Мизгел” яшьләр үзәгендә үткәрелгән экологик конференциядә катнаштылар.


08.05. 2009 – Укучылар Бөек Җиңүнең 64 еллыгына багышланган митингта катнаштылар, 10 класс укучылары сугыш һәм хезмәт ветераннары алдында әдәби- музыкаль чыгыш күрсәттеләр. Соңыннан хәрби обелискка чәчәкләр салдылар.


06.05. 2009 – Мәктәпнең көрәшчеләр командасы Р. Шәйхуллин призына милли көрәш буенча ярышларда катнашып,  Талипов Эльвир (9 класс)- 1 урын, Хакимов Ильфат (10 класс) – 2 урын, Шагалиев Алмаз (7 класс)- 3 урынны яуладылар.


05.05.2009.- 4 кешелек команда (Набиев Азат, Шакирянов Инсаф, Мурзина Илүзә, Насретдинова Азилә) яшь инспекторлар хәрәкәтенең “Куркынычсыз көпчәк” район конкурсында уңышлы чыгыш ясап кайттылар.


04.05.2009 – 4 класс укучылары  класс җитәкчеләре Газтдинова В.А. белән берлектә “Татар кызы” конкурсы үткәрделәр. 4 класс кызлары уңганлыкта, җитезлектә, зирәклектә көч сынаштылар һәм төрле номинацияләрдә җиңү яуладылар. Соңыннан бергәләп чәй эчтеләр.


30.04.2009- Мәктәп күләмендә өмә үткәрелде. Укучылар мәктәп территориясен чүп-чардан арындырдылар, бакчада эшләделәр.


 25.04.2009- Волейбол буенча егетләр командасы финал ярышларында катнаштылар


24.04.2009 - Бер төркем укучылар Габдулла Тукай иҗатына багышланган шигырь бәйрәмендә һәм Зөлфәт клубы ачылуга бер ел тулу  тантанасында катнаштылар. Фаррахова Лилия (9 класс) “Бөек Җиңү көннәре безнең хәтердә” дип исемләнгән район сочинениеләр конкурсында катнашып, 3 урынга лаек булды.Мәктәбебез укучылары  Мурзин Алмаз, Фаррахова Лилия, Шәймәрдәнова Гөлүсә, Шәймәрдәнова Наилә һәм татар теле укытучысы Хәкимова Гөлнара Шәриповна, математика укытучысы Мурзина Силүзә Нәҗиповналарның Әмәкәй авылына багышланган шигырьләре Ф.Баһаутдиновның “Моң бишегем Мөслим”китабына кертелде.


23.04.2009- Мәктәбебездә технология (кызлар) һәм “Халык иҗаты” түгәрәге җитәкчеләренең район семинары булып үтте. Технология укытучысы  Суфиянова Р.М. “Кул эше һәм тегү бүлеген йомгаклау” темасына ачык дәрес һәм “Ягез әле, кызлар!”дигән ачык класстан тыш чара күрсәтте.


22.04.2009- 4 клас укучылары Мурзина Илүзә һәм Насретдинова Азилә (укытучылары Газтдинова В.А.) рус теленнән район олимпиадасында катнаштылар һәм призлы 2 нче урынга лаек булдылар. Котлыйбыз, кызлар!


17.04.2009- 10 класс укучылары Газтдинов Рәмис, Вәлиева Илнара, Шәймәрдәнова Наилә укытучылары Хәкимова Г.Ш. җитәкчелегендә “Брейн-ринг” ярышларында катнаштылар һәм призлы 2 нче урынны яуладылар. Котлыйбыз!


16.04.2009- 1 нче класс укучылары (укытучылары Шәймәрдәнова Рузалина Гаязетдиновна) “Әлифба” бәйрәме үткәрделәр. Алар әти-әниләре алдында чыгыш ясап җырладылар, шигырьләр сөйләделәр. Соңыннан бәйрәм чәй өстәле артында дәвам итте.


15.04.2009- 9 нчы класс укучыларының 3 кешелек командасы (Фаррахова Л.И., Якупова И.Ф., Нуруллин Ф.М.) укытучылары Хәкимова Г.Ш. җитәкчелегендә “Брейн-ринг” ярышларында катнашып 25 команда арасында 6 нчы урынны алдылар.


14.04.2009- 4 нче класс укучылары Насретдинова Азилә Ильмировна һәм Мурзина Илүзә Әбүләесовна  (4 урын)  (укытучылары Газтдинова В.А.) математикадан олимпиадада катнашып, Азиләбез 1 нче урынга лаек булды. Котлыйбыз!


14.04.2009- “Кыен балалар белән эш” дигән тема астында гомуми ата-аналар җыелышы булып үтте. Җыелышта ата-аналар  наркомания темасына видеофильм карадылар.  Укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Шакирҗанова З.Ә. “БДИ һәм БДИ дагы үзгәрешләр” темасына чыгыш ясады.


10.04.2009-  тренерлары Миңнеразиев И.М. җитәкчелегендә 6 укучы район күләмендә үткәрелгән Б.Вәлиев призына милли көрәш буенча ярышларда  катнаштылар.


08.04.2009 – 2 нче класс укучыларын эзтабарга кабул итү бәйрәме үткәрелде. Укучылар олы класста укучы апа-абыйлары һәм педагог-оештыручы Гайсина Роза апалары белән берлектә җырладылар, биеделәр, үзләренең осталыкларын күрсәттеләр.


25.03.2009 –Мөслимдә үткәрелгән «Яшь программистлар” конкурсында 9 класс укучысы Мурзин Алмаз (укытучысы Мурзина С.Н.) уңышлы чыгыш ясап кайтты.


 1     2   5   6

Сайт создан в системе uCoz