Әмәкәй урта гомуми белем бирү мәктәбе

Амикеевская средняя общеобразовательная школа

    Безнең адрес: Әмәкәй авылы, Ленин урамы, 29 йорт

     E-mail: Samik.Mus@edu.tatar.ru      Телефон: 8(85556)3-30-14

Яңалыклар

Мәктәп тарихы

Тәҗрибә уртаклашыйк

Мәктәбебез бүген

Безнең горурлык

БДИ

Физкультура,спорт

Ата-аналарга

Түгәрәкләр

Китапханә

Бөек Җиңүгә- 65

"Компьютер- учителю"

  Файдалы сылтамалар  
   
  Республика Татарстан - Каталог сайтов

Казанские Страницы - все веб ресурсы Казани и Татарстана

WOlist.ru - каталог качественных сайтов Рунета

 

 

 

    --/яңалыклар архивы/--                                                                 

  5   6  7


30.12. Мәктәптә “Чыршы” бәйрәме үткәрелде. Уку елының беренче яртыеллыгына йомгак ясалды:

Барлык фәннәрне дә “5”легә укучылар -8 укучы: Бәдретдинова Алисә- 2 класс, Муллакаева Гөлгенә- 3 класс, Җәлилова Алсу- 4 класс, Вәлиева Алия- 4 класс, Мурзина Илүзә- 5 класс, Насретдинова Азилә- 5 класс, Шамс Айдар- 7 класс, Вәлиева Гөлнара- 8 класс


28.12 Яңа елга багышлап чыгарылган стена газеталарына игълан ителгән конкурска нәтиҗә ясалды:

Беренче урынны 11 классның “ Шатлык”, 7 классның “ Дуслык”, 4 классның “ Энҗе” газеталары алды.

Ата-аналар җыелышы үткәрелде. “ Гаиләдә әһлак тәрбиясе”, “ЕГЭ һәм ЕРЭ га әзерлек һәм аның нәтиҗәләре”дигән темаларга Хәкимова Г.Ш.һәм Шакирянова З.Ә.ләр чыгыш ясадылар.Соңыннан “ Ягез әле, кызлар” уены үткәрелде.


26.12. Уку алдынгысы, 5 район олимпиадасы призеры, 10 класс укучысы Фаррахова Лилия , Казан шәһәрендә үткәрелгән призидент чыршы бәйрәмендәбулып кайтты.


 25.12. “Шатлык “ бию, “Спорт уеннары” түгәрәкләре эшләде.


24.12. Гайфиевлар призына районда  үткәрелгән көрәш ярышында мәктәп командасы 3 урын , Газтдинов Р.-2 урын, Шакирянов А.-1 урын, Шакирянов И.-2 урын, Шагалиев А-1 урын, Әхмәтгалиев И.-2 урын, Нуруллин М.- 3 урынны яуладылар.


 23.12.   Районда үткәрелгән  яшь уйлап табучылар конференциясендә Шәрипов Д., Суфиев Р.(9 класс укучылары,җитәкчесе Мирхәйдәров М.Р.)  үз эшләре белән катнаштылар.

 6 класста ата-аналар җыелышы үтте. Әти-әниләргә рус теленнән ачык дәрес( укытучысы Гайсина Р.З.) күрсәтелде.


 21.12.  “Дәресләрдә ИКТны  куллану нәтиҗәләре” дигән тема астында педагогик киңәшмә үткәрелде.  Киңәшмәдә Мурзина С.Н., Бәдретдинова Г.М., Мөбәрәков И.М. үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.


  15.12.-16.12. көннәрендә физика, биология, җәмгыять белеме фәннәреннән 11 класс укучылары БДИ биреп карадылар.


15.12. Янгын ,янгынның нәтиҗәләре һәм аны  булдырмау чаралары турында класс сәгатьләре үтте.


14.12.  “Уку елының беренче яртысын уңышлы тәмамлау” турында  директор яны киңәшмәсе үткәрелде.


12.12. Рус теленнән район олимпиадасында Фаррахова Л.-2, Шәймәрдәнова Н -2 нче урынга ия булдылар.


10.12. Татар әдәбиятыннан район олимпиадасында Фаррахова Л.-2, Җәлилова Й.-1нче урынны алдылар.


08.12.  Татар теленнән район олимпиадасында Фаррахова Л.-1, Вәлиева И.-3, Нуруллин Ф.-3 нче урынны яуладылар.


9.12. Инвалидлар көне уңаеннан мохтаҗ гаиләгә мең сум күләмендә акчалата ярдәм күрсәтелде.


8.12.  Литература фәненнән Закирова А, Якупова И., Шәймәрдәнова Н. икенче, Фаррахова Л. өченче урынны  яуладылар.


7.12.ТИН буенча район олимпиадасында Мурзин А., Валиева Г, Нуруллин М. беренче урынны, Валиева И.,Закирова А.- икенче урынны, Мәүләветдинов Р.өченче урынны алды.


05.12   Район экология олимпиадасында безнекеләр булдырдылар. Закирова А.,Газтдинов Р.  икенче  урыннар яуладылар.


04.12.   Район укучылар спартакиадасының баскетбол буенча финал ярышларында 11-еллык егетләр командасы беренче, кызлар командасы-дүртенче,9-еллык команда өченче урынны яуладылар. Аларга сәламәтлек ,уңышлар юлдаш булсын!


03.12.  Физкультура буенча  район олимпиадасында Шакирянов А-11класс, Талипов Э-10 класс-беренче урынны, Хәкимов И-11класс,Зарипова Г-10 класс,Шагалиев А-8 класс-икенче урынны яуладылар.


02.12. Авыл җыенында укучылар концерт номерлары белән чыгыш ясадылар.


01.12.2009. Фельдшер  Бәдертдинова Г.Ф. укучыларның сәламәтлеген ,чисталыгын  тикшерде.


28.11. Мәктәптә баскетбол буенча зона мәктәпләре арасында ярыш үтте. Ярышта 4 мәктәп командасы көч сынашты. 9-еллык һәм 11-еллык мәктәпләр арасында да Әмәкәй урта гомуми белем бирү мәктәбе командалары җиңү яулады.


26.11. Район буенча көрәш ярышында үз авылыклары буенча Нуруллин Мансур-1, Шагалиев Алмаз-1, Нәгыймов Әлфис-1 урын алдылар. Егетләр өчесе дә 8 класста укыйлар. Булдырдыгыз, егетләр!


25.11. Район физкультура укытучыларының семинары булды. Укытучы Минныразиев И.М. ачык дәрес күрсәтте һәм “Ягез әле, кызлар” уены булды.


24.11. Технология буенча район олимпиадасында 10 класс укучысы     Фаррахова Лилия       3 урын, астрономия фәне буенча 10 класс укучысы     Мурзин Алмаз 1 урын яуладылар. Сезне уңышларыгыз белән тәбрик итәбез, сәламәтлек, яңадан яңа уңышлар телибез.


23.11.Газтдинов Рамис һәм Шәрипов Динар математикадан район олимпиадасында катнаштылар


 

 2  3  4  5  6

 

Сайт создан в системе uCoz