Әмәкәй урта гомуми белем бирү мәктәбе

Амикеевская средняя общеобразовательная школа

    Безнең адрес: Әмәкәй авылы, Ленин урамы, 29 йорт

     E-mail: Samik.Mus@edu.tatar.ru      Телефон: 8(85556)3-30-14

                                                                   

--/яңалыклар архивы /--

1    2    5  6  7


30.04.Район укучылары арасында үткәрелгән патриотик җырлар конкурсында 9 класс укучысы Бәдретдинова Сөмбел үз яшьтәләре арасында 1 нче урын алды

28.04. Экология һәм туган як тарихы буенча районда узган брейн-рингта безнең мәктәптән 2 команда катнашты. 11 класс укучылары командасы 1нче урын алды , 10 класс укучылары командасы “ Актив катнашучы” исеменә лаек булды. Алар Мәгариф бүлегенең Мактау грамотасы белән бүләкләнде. 11 нче класс укучысы Газтдинов Рамис “Иң яхшы уенчы” ноинацияседә җиңүче булды. Укучыларны “ Туган якны өйрәнү” түгәрәге җитәкчесе Хәкимова Г.Ш. әзерләде.

28.04. Район үзәгендә урнашкан картлар һәм инвалидлар йортына “Хәйрия” акциясе үткәрелде. 7,8 нче класс укучылары өлкәннәргә мәктәп коллективы җыйган бүләкләрне тапшырдылар, Җиңү бәйрәменә багышланган концерт куйдылар.(оештыручылар Мубараков И.М.,Гайсина Р.З.)

27.04. Мәктәптә “Мәңге яшь Тукай” исеме астында әдәби кичә үткәрелде.(укытучылар Р.Д.Шамсова ,Г.Ш. Хәкимова)

23.04. 10 нчы класс укучысы Талипов Эльвир һәм 11 нче класс укучысы Шакирянов Алмаз “Татарстан яшьләре” призына узган республика милли көрәш бәйгесендә катнаштылар. Шакирянов Алмаз үз авырлыгында 5 нче урын алды. Яңадан-яңа уңышлар сезгә, егетләр!

22.04 .4 нче класслар арасында математикадан үткәрелгән район олимпиадасында Җәлилова Алсу 2, Валиева Алия 3нче урын алдылар. Булдырдыгыз, кызлар!

Туган як тарихын өйрәнү буенча район мәктәпләренең 5-9 нчы класслары арасында узган брейн-рингта безнең мәктәп командасы ( Закирова Алия,Җәлилова Йолдыз,Нуруллин Мансур)актив катнашканнары өчен Мәгариф бүлегенең мактау грамотасына лаек булды.

20.04. “Яшь бөреләр”конкурсының гала – концертында чыгыш ясап, 2 нче класс укучысы Бәдретдинова Алисә 3 нче дәрәҗә, “Сәйлән” бию коллективы 2 дәрәҗә лауреат исеменә лаек булдылар.(Җитәкчесе Р.К.Гайсина)

16.04.10 нчы класс укучысы Шәймәрданова Глүсә, 11 нче класс укучысы Газтдинов Рамис Казанда  К.Насыйри исемендәге VIII регионара  фәнни-тикшеренү укуларында булып кайттылар. Рамис “Бөек Ватан сугышы гаиләм тарихында”, Глүсә “Якташларым Бөек Ватан сугышында”дигән темаларга чыгыш ясап, сертификатка ия булдылар.Аларның җитәкчесе - “Туган як тарихын өйрәнү түгәрәге” җитәкчесе Г.Ш.Хәкимова.13.04.”Мин яратам сине, Россия” исеме астында Җиңүнең 65 еллыгына багышлап үткәрелгән патриотик җырлар конкурсының зона турында катнаштык. Бәдретдинова Сөмбел, Валиева Илнара Һәм Галиева Миләүшә башкарган җырлар район турына үтте.

10.04. ТалиповЭльвир (10 кл.), Шакирянов Алмаз, Хакимов Илфат (11 кл.) Әлмәт шәһәрендә үткән милли көрәш бәйгесендә катнаштылар.

5.04. “Яшь бөреләр” конкурсында катнаштык.Бәдретдинова Алисәнең җыры (2 кл.) һәм “Шатлык” бию коллективының кечкенәләр төркеме башкаруындагы бию сайлап алу турына үтте.

2.04.”Компьютер-3нче буын күзлегеннән” район конкурсында катнашып, пенсионер укытучы Насретдинова Сәүдә Хәбибовна 3 нче урын алды.Аның укытучысы - 9 нчы класста укучы оныгы Насретдинова Язилә. Афәрин!

27.03. Волейбол буенча финал ярышында егетләр командасы 4 нче урын алды.
26.03.Туризм буенча ярышта безнең мәктәп командасы 2 нче урын алды.( түгәрәк җитәкчесе Әхмәтов Р.Ә.)

26.03. Алабуга шәһәрендә үткәрелгән “ Алло,без талантлар эзлибез” конкурсында 11 нче класс укучысы Нәгыймова Гөлзада “Конферанс” номинациясендә 2 нче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.

25.03. 1992 нче елга кадәр туган егетләр арасында районда көрәш ярышында Шакирянов Алмаз (11 кл.)-1, Хакимов Илфат (11 кл.)-1, Талипов Эльвир (10 кл.)-2, Әхмәтгалиев Илфир (11 кл.)-3, Минныразиев Рәзил (6 кл.)-3, команда 3 нче урын алды.

20.03. Волейбол буенча зона ярышы безнең мәктәптә үтте һәм безнең команда җиңү яулады.

13.03. “Көмеш кыңгырау” газетасында 5 нче класс укучылары А.Насретдинованың “Әбием укытучы”, Г.Фәррахованың “Ул елмайса..”, И. Мурзинаның “ Күңелгә иң якыны” дип аталган Укытучы елына багышланган мәкаләләре басылды.

11.о3. 5 нче класс укучысы Мурзина Илүзә һәм 7 нче класс укучысы Шамс Айдарның «Сугыш чоры балалары” дигән темага иҗади эшләре район конкурсына җибәрелде.

10.03. Сугыш һәм хезмәт ветераннары белән очрашу-кичә үткәрелде. Очрашуда Зиннуров Мансур Зиннурович, Шәфыйков Рәшит Вагыйзович,Шәрипов Әхсән Әмирович катнаштылар. Очрашу бик кызыклы һәм файдалы булды.

5.03.Ф.Габделхакова призына район буенча чаңгы ярышларында катнашып,команда 1 нче урын алды.

5.03.Әниләр бәйрәме : Мөнир хәзрәт белән очрашу, ата-ананың бала тәрбияләүдәге бурычлары турында вәгазьләр тыңлау; әдәби- музыкаль монтаж ; концерт.

25.02.Туризм буенча “Юлдаш” түгәрәге членнары туризм буенча район ярышларында катнашып,ККМ буенча 1 нче урын алдылар.

 25.02 . Мәктәптә”Туган якны өйрәнү” түгәрәген җитәкләүче укытучыларның район семинары үтте.”Ул көннәрнең даны мәңгелек!” дигән кичә-очрашу узды.

24.02.Гандбол буенча финал ярышында катнашып, мәктәп командасы 3нче яулады.

22.02.Советлар Союзы Герое Д непров призына район буенча ату ярышларында команда 1 нче урын , 10нчы класс укучысы Нуруллин Фиргать 2 нче урын алды.

19.02. Советлар Союзы Герое Г.Вәҗетдинов призына район буенча ату ярышында команда 1нче, Салахов Илфар 1нче, Вәлиева Илнара 2нче, Талипов Эльвир 3нче урынны алдылар. (Укытучы: Ахметов Р.Ә.) Афәрин!

Ярышлар турында фоторепортажны фотогалерея битеннән карый аласыз

18.02. Җәлилова Йолдыз (9кл. Укытучысы:Шамсова Р.Д.) республика татар теле олимпиадасында 2нче урынны алды. Без сезнең белән горурланабыз, һәрвакыт уңышлар юлдаш булсын!

17.02. Нуруллин Фиргать, Салахов Илфар, Талипов Эльвир республикада Советлар Союзы Герое Кузнецов призына үткәрелгән ату ярышына катнаштылар.

Гандбол буенча үткәрелгән зона ярышларында Әмәкәй урта мәктәбе командасы беренче урынны яулады.

16.02. Районда үткән “Толстовские чтения” конкурсында катнашып, җыр номинациясендә Валиева Илнара, Галиева Миләүшә -2, Бәдретдинова Сөмбел-3нче урынны алдылар.

Әлифба бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмгә әти-әниләр дә чакырылды. ( Укытучы: Газтдинова В.А.)

“Юлларда имин йөрик” рәсем конкурсында Зарипова Гөлнира (9кл.)-1, Сираҗетдинов Рафаэль(10 кл.)- 3, Насретдинова Азилә(5кл.)-2нче урынны алдылар. (Укытучы: Мирхайдаров М.Р.)

13.02.Җәлилова Йолдыз, Шамс Айдарның, Газетдинов Рамисның, Фаррахова Лилиянең иҗади һәм фәнни-тикшеренү эшләре “Армия и общество” дип аталган республика конкурсына җибәрелде. (Укытучылары: Шамсова Р.Д., Фаррахова Р.Г.Гайсина Р.З, Хәкимова Г.Ш.)

“Туган як тарихын өйрәнү” түгәрәге әгъзасы 10 класс укучысы Фаррахова Лилия “Мәгариф” журналы үткәргән “Яшь тарихчылар “конкурсы биремнәренә җаваплар җибәрде.(Җитәкчесе Хәкимова Г.Ш.)

11.02.“Туган як тарихын өйрәнү” түгәрәге әгъзалары 11 класс укучысы Газтдинов Рамисның,10 класс укучысы Шәймәрдәнова Гөлүсәнең фәнни-тикшеренү эшләре “Время уходит, память остается” дигән республика конкурсына , 10 класс укучысы Якупова Илсөярнең “Факил Сафин иҗатында авыл темасы” дигән темага фәнни-тикшеренү эше VIII Регионара К.Насыйри исемендәге фәнни-тикшеренү укуларына җибәрелде. .(Җитәкчесе Хәкимова Г.)                                  

 2  4  5  6

Сайт картасы

Яңалыклар

Мәктәп тарихы

Тәҗрибә уртаклашыйк

Мәктәбебез бүген

Безнең горурлык

БДИ

Физкультура,спорт

Ата-аналарга

Түгәрәкләр

Китапханә

Бөек Җиңүгә- 65

"Компьютер- учителю"

Фотоальбом

Авыл сайты

  Файдалы сылтамалар  
   
  Республика Татарстан - Каталог сайтов

Казанские Страницы - все веб ресурсы Казани и Татарстана

WOlist.ru - каталог качественных сайтов Рунета

 

 

 

 
Сайт создан в системе uCoz