Мөслим муниципаль районы  

Әмәкәй урта гомуми белем бирү мәктәбе

сайтына рәхим итегез!

Сайт картасы

Яңалыклар

Мәктәп тарихы

Тәҗрибә уртаклашыйк

Мәктәбебез бүген

Укытучылар

Безнең горурлык

БДИ

Физкультура,спорт

Ата-аналарга

Китапханә

Бөек Җиңүгә- 65

"Компьютер- учителю"

Фотоальбом

Авыл сайты

Амикеевская средняя общеобразовательная школа

    Безнең адрес: Әмәкәй авылы, Ленин урамы, 29 йорт

     E-mail: Samik.Mus@edu.tatar.ru      Телефон: 8(85556)3-30-14

  Файдалы сылтамалар  
   
 

Республика Татарстан - Каталог сайтов

Казанские Страницы - все веб ресурсы Казани и Татарстана

WOlist.ru - каталог качественных сайтов Рунета

 

 

 

 

 

счетчик посещений

                                                                     

--/яңалыклар/--

 1     2   5   6   7

 24.05.2011.Бүген мәктәптә "Соңгы кыңгырау " бәйрәме булды.

Кадерле балалар! Бүген сезнең өчен шатлыклы да, моңсу да бәйрәм көн.

Туган мәктәбегездән чыгып китәсез

Олы юлны башлап китәсез

Сагыныр сезне мәктәп сукмаклары,

Сез безне дә нәүмиз итәсез.

Сезнең өчен бүген соңгы тапкыр

Чыңлый моңлы, көмеш кыңгырау.

Һәрчак туры юлга дәшсен сезне,

Сагындырсын соңгы яңгырау.

Сәләтлеләр, белемлеләр бит сез,

Китермәдегез йөзгә кызыллык

Киләчәктә дә уңыш юлдаш булсын,

Булыгыз шулай тырыш, акыллы.

Озатабыз изге теләк белән

Якты булсын барыр юлыгыз.

Шатлык, куанычлар, бәхетләрне

Мулдан урсын иде кулыгыз.

Чәчәк бәйләмнәре тотып, матур булып,

Каршыбызда бүген торасыз.

Ә иртәгә олы юлның башы...

Башыгызда уйлар, план корасыз.

Барыр юлларыгыз имин булсын,

Каршыгызда бәхет көтеп торсын.

Әти-әни өчен һәрчак бала бит сез

Һәрберегез шуны истә тотсын.

Ышаныгыз, баладан да газиз,

Бу дөньяда бүтән берни юк.

Бездән теләк: насыйп булсын сезгә

Сикәлтәсез, якты, озын юл.

Бәхет белән тулган , уңган юл!

Шатлыклардан торган туры юл!

Изгелекләр тулы имин юл!

Хәерле юл!

(ата-аналар исеменнән  балаларны Якупова Рәфига котлады, Мурзина Силүзә изге теләкләрен шигырь юллары аша җиткерде)


 

8.05. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 66 еллыгына багышланган митинг үтте                                                    


4.05. Безнең мәктәп  укучылары һәм  Актаныш районы Чуракай урта мәктәбе укучылары катнашында   Габдулла Тукайның 125 еллыгына багышланган "Тамчы шоу"  үткәрелде. Очрашу мизгелләре фотоальбом битләрендә.


21 мартта укыту эшендә яңа информацион технологияләр кулланучы укытучылар проектларының  Федераль бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Анда мәктәбебезнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәкимова Гөлнара Шәрипҗан кызы диплом һәм кыйммәтле бүләк белән бүләкләнде.Тагын да зуррак уңышлар юлдащ булсын, хөрмәтле коллегабыз!


15.02.Әфганстанда һәлак булган авылдашларыбызның каберләренә венок салынды һәм митинг үткәрелде.  Митингта әфганчы райондашларыбыз һәм район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Солтанов Р.Җ.  катнашты.

 

                                         


12.11. Мәктәп коллективы “Информацион технологияләр библиотекада” мәктәп сайтларының район конкурсында 2 нче урынны алган өчен  Мәгариф бүлегенең грамотасы белән бүләкләнде.


 

28.10.Әмәкәй авылы мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләренең район семинары узды.  Укытучы елына багышланган семинарда “Якты маяк син, укытучым!” дип исемләнгән кичә үткәрелде. Якташыбыз язучы Ф.Сафин, район үзәгендә яшәп иҗат итүче язучыларыбыз Ф.Садриев,М.Әхмәтҗәнов, Л.Садриева бу кичәгә кунак итеп чакырылдылар. Кичәне татар теле һәм әдәбияты укытучылары Г.Хәкимова , Р.Шамсова әзерләде һәм алып барды. Укучылар Ф.Сафинның шигырьләрен укыдылар , аның сүзләренә язылган җырларны башкардылар. Кичә күңелләрдә якты тәэсир калдырды.


15.10. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы, “Туган як тарихын өйрәнү” түгәрәге җитәкчесе Хәкимова Гөлнара Шәрипяновна “Белем җәүһәрләре-2010” Халыкара интернет-бәйгесенең йомгаклау өлешендә катнашты.Гөлнара “Укытучы-җәүһәр” номинациясендә” Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәкимова Гөлнара сайты” проекты белән катнашып, лауреат исеменә лаек булды, диплом алды. Шушы ук бәйгедә “Укучы-җәүһәр”номинациясендә “ Якты йолдыз булып яна Әмәкәй күңелемдә” проекты белән Хәкимова Гөлнара Шәрипяновна җитәкчелегендәге укучылар коллективы 2 нче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Уңышларыгыз белән чын күңелдән тәбрик итәбез, тагын да зуррак уңышлар юлдаш булсын сезгә!


 

5.10.        Хөрмәтле укытучыларыбыз! Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез- Укытучылар көне белән тәбрик итәбез.   Сезгә озын гомер, ныклы сәламәтлек, бәхет, шатлыклар телибез.

                                                                                                                        Сез дөньяда- иң белемле кеше,
       Сезнең  дәрес- тормыш ачкычы.
       Иксез-чиксез фәннәр киңлегендә
       Маяк бит Сез, әйдәп баручы.
Дөньяда Сез - иң таләпчән кеше,
Таләпчәнлек – тәртип юлдашы.
Тәртип булган җирдә тормыш матур,
Зур уңышка ачыла юл башы.
       Безнең өчен Сез - иң ягымлы кеше,
       Йомшак сүзле, изге күңелле.
       Белем орлыкларын җайлап кына,
       Өләшүче дә ул -  Сез түгелме!?.
Кайгыртучан да Сез, ә без һаман,
Мәшәкатьләр табып торабыз.
Мәктәптә Сез - икенче әни безгә,
Әни булгач, тыныч дөньябыз.
      Белемле дә, кайгыртучан да Сез,
      Таләпчән дә, һәрчак ягымлы.
                                                                                                                        Күңел күгемдә Сез Укытучым-
                                                                                                                        Йөрәгемә иң-иң якыным.

                                                                                                                           (6 нчы класс укучысы Мурзина И.)

Укытучылар көненә багышланган фотоларны "Фотогалерея" битеннән карый аласыз.


24.09. Мәктәптә "Сөмбелә" бәйрәме үтте."Сөмбелә кыз" конкурсының җиңүчесе 11 класс укучысы Глүсә Шәймәрдәнова

 булды.

15.09.1-8 класс укчылары ТВБнең туган көнен бәйрәм иттеләр.

01.09. Яңа уку елы белән! "Белем бәйрәме"нә багышланган тантаналы линейкада район класстан тыш эшләр үзәге директоры

 урынбасары Салахова  Наилә Зәкиевна  һәм район санэпидстанциясеннән Гүзәл Назгатовна катнашты, һәм

 балаларны, ата-аналарны, укытучыларны һәм кунакларны  бәйрәм белән котладылар.

16.08. Мәктәпкә "Компьтер- укытучыга" программасы кысаларында һәр укытучыга ноутбуклар кайтарылды.

4.08.  Мәктәптә яңа  2010-2011 нче уку елына әзерлек эшләре дәвам итә.

24. 06. 11 нче класс укучыларына БДИ нәтиҗәләре турында сертификат тапшырылды.

7.06. 11 нче класс укучылары математикадан БДИ тапшырдылар

31.05.11 нче класс укучылары рус теленнән БДИ тапшырдылар.

Балаларны яклау көненә багышлап Сабантуй бәйрәме оештырылды

26.05-29.05. 10 нчы класс егетләре Тат. Бүләр урта мәктәбендә хәрби кыр өйрәнүләрендә булдылар. Алар турында

фоторепортаж карый аласыз.

25.05.”Соңгы кыңгырау” бәйрәме булды.Бәйрәмдә район мәгариф бүлеге методисты Э.Ф.Зарипов  

 катнашты, ветеран укытучылар, җирле үзидарә вәкилләре катнашты.

Уку елы дәвамында барган конкурсларга йомгак ясалды:

“Ел укучысы”номинациясендә җиңүче –Газетдинов Рамис, 11 нче класс,

Иң белемле укучы”- Җәлилова Йолдыз, 9 нчы класс,

“Иң яхшы спортчы”- кызлар арасыннан Нәгыймова Гөлзада, 11 нче класс, егетләр арасыннан  

 Шакирянов Алмаз, 11нче класс,

“Иң күп китап укучы”- Гайнеева Альбина, 11 нче класс, Җәлилова Алсу, 4 нче класс,

“Иң яхшы класс коллективы”- 3 класс( класс җитәкчесе Мәүләветдинова И.Р.)

6 нчы класс ( класс җитәкчесе Р.М. Суфиянова, 9 нчы класс ( класс җитәкчесе Р.Д. Шамсова)

И.Фаррахов призына үткәрелгән спорт ярышлары призерлары: Мурзин А.10 нчы класс-1,   

 Шакирянов А.,11нче класс-2, Хакимов И.,11 нче класс-3 урын.

Җиңүчеләргә мактау кагәзьләре, бүләкләр тапшырылды.

13.05. 6 нчы район спорт спартакиадасының җиңел атлетика буенча ярышларында

катнашып, 9 еллык һәм 11 еллык команда да 3 нче урын алды. Эстафетада да безнең

команда 3 нче урын яулады.Шәхси беренчелектә Вәлиева Алсу (9кл.) туп ату буенча-3,Шәрипов Динар (9 кл.) 400 метрга йөгерү буенча-3, Суфиев Ринас (9кл.) туп ату буенча-2, 2000 метрга йөгерү

буенча-1,Хәкимов Илфат (11 кл.) 800 метрга йөгерү буенча -2, Шакирянов Алмаз ядрә

ату буенча-2, Вәлиева Илнара(11 кл.) ядрә ату буенча- 1,Нәгыймова Гөлзада(11 кл.) ядрә

ату буенча-3 урыннарны алуга ирештеләр. Уңышларыгыз белән котлыйбыз!

8.05. Җиңүнең 65 еллыгына багышланган митингта катнаштык. 11 класс укучылары (кл. җит.

Г.М.Бәдретдинова)  “ Бер мең дүрт йөз унсигез онытылмас  көн” дип исемләнгән әдәби-музыкаль     монтаж куйдылар.

6.05. И.Шәймиев призына район буенча көрәш ярышында Шакирянов И.И. (6кл)-1нче урын,

Әхмәтгалиев И.Р.(7кл)-3   нче, Шакирянов А.Р. (11 кл)-3нче урын алдылар.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 1     2   5   6

Сайт создан в системе uCoz