Әмәкәй урта гомуми белем бирү мәктәбе

Сайт картасы

Яңалыклар

Мәктәп тарихы

Тәҗрибә уртаклашыйк

Мәктәбебез бүген

Укытучылар

Безнең горурлык

БДИ

Физкультура,спорт

Ата-аналарга

Китапханә

Бөек Җиңүгә- 65

"Компьютер- учителю"

Фотогалерея

Авыл сайты

 

Файдалы сылтамалар

 

   
 

Республика Татарстан - Каталог сайтов

Казанские Страницы - все веб ресурсы Казани и Татарстана

WOlist.ru - каталог качественных сайтов Рунета

 

 

 

 

Амикеевская средняя общеобразовательная школа

    Безнең адрес: Әмәкәй авылы, Ленин урамы, 29 йорт

     E-mail: Samik.Mus@edu.tatar.ru      Телефон: 8(85556)3-30-14

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

                                                                     

Ул көннәрнең даны мәңгелек!

  

   Бөек Җиңүгә бәйрәме ел саен мәктәптә зурлап билгеләп үтелә. Авылыбыз түрендәге обелиск янында тантаналы митингтан соң укучылар Бөек Җиңүгәбагышланган монтаж куялар. Мәктәбебез укучылары  ветераннарга һәрдаим  ярдәм итеп торалар, очрашулар үткәрәләр.

Җилкәннәр җилдә сынала.

                Кешегә игелек эшләсәң, үзеңә меңе белән кайтыр”- ди халык. Бу чыннан да шулай. Әгәр ярдәмгә мохтаҗ, олы яшьтәге әби-бабайларга булышсак, бу зур яхшылык санала. Безнең “Җилкән” отряды членнары ялгыз яшәүче әби-бабайларга булышалар. Кулларыннан килгәнчә аларның эшләрен җиңеләйтергә тырышалар. 5нче классны күпчелек кызлар тәшкил итә. Алар Флүрә апага шефлык итәләр. Яз, көз айларында бакчада эшләргә булышалар, кыш көннәрендә кар көриләр, су алып керәләр. Кечкенә генә булсалар да, кулларыннан килгәнне эшлиләр. Флүрә апа алар килгәнгә бик сөенә, рәхмәтләрен әйтә.

Шул кечкенә балаларның эше өлкән кешеләрнең күңеленә сары май булып ята. Вак кына эш эшләп тә, алар әбиләрен онытмауларын күрсәтәләр. Өлкәннәрнең картлык көннәренә бу балалр ямь өстәп торалар. Алар бит шул балаларның килүләрен көтеп торалар.

Электән килгән тимурчылык эшен дәвам итүче бу укучылар, кешегә яхшылык эшләп кенә калмыйлар, үзләре өчен дә тәҗрибә туплыйлар. Өлкәннәрнең гыйбрәтле тормыш юллары белән танышалар, акыллы киңәшләрен тыңлыйлар.

 

Их, Калмыя буйлары,

Тугайлары, таллары.

                                                         Су агымына ияреп

Ерак китсен даннары.

Авылыбызның иң күркәм кешеләренең берсе булган Зарипов Сәгыйдулла  абыйның туган авылыбызга багышлап язган бу җырны кайсыбыз гына белми икән. Шушындый талант иясенең гаиләсенә ярдәм итү безнең өчен зур горурлык. Сәгыйдулла абый Бөек Ватан сугышы ветераны, тормыш иптәше Рәшидә апа белән үрнәк гаилә булып гомер кичерәләр.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Сайт создан в системе uCoz