Бүгенге көндә мәктәбебездә барлыгы 20 укытучы
балаларга белем
һәм тәрбия бирә.Укытучыларның 16 сы югары белемле, 4 се махсус
урта белемле. Ике укытучы "Мәгарифтәге казанышлары өчен"
билгесенә, ике укытучы "Халык мәгарифе отличнигы" исеменә лаек
булды.13 укытучы беренче,5 укытучы икенче квалификацион
категориягә ия.
Мәктәптә башлангыч классларда -30, урта классларда 50, югары
звенода 16, барлыгы -95 укучы. Өлгереш-100%, сыйфат өлгереше- 42
%. 34 укучы "4" һәм "5" билгеләренә, 6 укучы гел "5" билгеләренә
укый. Ел дәвамында укучылар төрле конкурсларга,
олимпиадаларга, ярышларга тартыла. Район
олимпиадасы призерлары саны буенча мәктәбебез авыл
мәктәпләре арасында берничә ел беренче урынны ала. Мәктәпне 8 укучы
көмеш медальгә тәмамлады.
Мәктәп
яны тәҗрибә участогы бер гектар җирне били. Анда 100 төп чия, 500
төп карлыган , 600 төп кура җиләге утыртылган. 0,1 гектар
мәйданда алмагач һәм чия үстерелә.
1-11 класс укучылары җәйге каникул чорында мәктәп яны тәҗрибә
участогында хезмәт чыныгуы алалар.
Бакчада
үстерелгән яшелчә һәм җиләк-җимешләр ел буена балалар
өчен гомуми туклануга, ә теплицада үстерелгән үсенте һәм
җиләк-җимешләрне
сатудан кергән акча ремонт эшләренә, балаларга
бәйрәм вакытларында бүләкләр алу өчен тотыла.
Эшебезнең нәтиҗәсе ел саен район, мәгариф бүлеге тарафыннан уңай
бәяләнеп, мәктәбебез яңа уку елына хәзерлек буенча 1 урынны
алып, кыйммәтле бүләкләр, мактау кәгазьләре белән бүләкләнә.
Түгәрәкләр исемлеге
№ |
Түгәрәк исеме |
Җитәкчесе |
Эш стажы |
Катего
риясе |
Класслар |
Ничә сәгать |
1. |
“Тылсымлы каләм” |
Хәмидуллина Г.Х. |
34 |
1 |
5-10 |
2 |
2. |
“Серле сандык” |
Суфиянова Р.М. |
20 |
2 |
5-10 |
2 |
3. |
“Шатлык” бию
түгәрәге |
Гайсина Р.К. |
20 |
1 |
4-10 |
4 |
4. |
Техник иҗат |
Мирхәйдәров М.Р. |
19 |
1 |
5-9 |
2 |
5. |
“Юлдаш” туризм |
Ахметов Р.Ә. |
26 |
1 |
6-10 |
2 |
6. |
Спорт уеннары |
Мубараков И.М. |
3 |
- |
5-10 |
2 |
7. |
“Серле һәм данлы
туган як” туган якны өйрәнү |
Хәкимова Г.Ш. |
14 |
1 |
8-10 |
2 |
8. |
Милли көрәш |
Миннеразиев И.М. |
18 |
2 |
5-10 |
6 |
9. |
“Халык җәүһәрләре” |
Вәлиева Г.А. |
17 |
2 |
1-5 |
2 |
|