Әмәкәй урта гомуми белем бирү мәктәбе

Амикеевская средняя общеобразовательная школа

    Безнең адрес: Әмәкәй авылы, Ленин урамы, 29 йорт

     E-mail: Samik.Mus@edu.tatar.ru      Телефон: 8(85556)3-30-14

Яңалыклар

Мәктәп тарихы

Тәҗрибә уртаклашыйк

Мәктәбебез бүген

Безнең горурлык

БДИ

Физкультура,спорт

Ата-аналарга

Түгәрәкләр

Китапханә

Бөек Җиңүгә- 65

"Компьютер- учителю"

Авыл сайты

         

  Файдалы сылтамалар  
 
 
 
 

Республика Татарстан - Каталог сайтов

Казанские Страницы - все веб ресурсы Казани и Татарстана

WOlist.ru - каталог качественных сайтов Рунета

 

 

 

Мәктәп тарихы                           Авыл тарихы                              Музей турында

Укучыларда туган илгә мәхәббәт,халкыбызның үткәндәге истәлекләрен хөрмәт итү, хәзерге казанышларына ихтирам һәм горурлык хисләре,милли аң тәрбияләүдә,укучыларга патриотик тәрбия бирүдә мәктәп музейлары зур әһәмияткә ия.Музейлар шулай ук туган якның ,туган авылның ,туган мәктәпнең тарихын өйрәнү,аны буыннан буынга саклап калдыруда һәм укыту-тәрбия эшендә зур ярдәм итә.

Безнең мәктәптә дә  туган якны өйрәнү музее  1994 нче елдан эшли.Аңа нигез салучы-тарих укытучысы Мирзаянова Гөлсинә Шәехҗановна.Ул 1994-2005 елларда музей белән җитәкчелек итте.2005-2006 -Әхмәтов Рамил Әбүзәрович,2006-2007 елда Бәдретдинова Гөлназ Мәгъфүрҗановна,2008 нче елдан Хәкимова Гөлнара Шәриповна җитәкчелек итә.

Музейга 1998 елда Татарстан Мәгариф министрлыгы тарафыннан “Мәктәп музее” статусы бирелде. Музейда эшчәнлек күпкырлы юнәлештә алып барыла.Түбәндәге бүлекләр эшли:           Авыл тарихы

         Мәктәп тарихы

         Этнография-тормыш-көнкүреш әйберләре

         Туган ягыбыз халкы Ватан сугышында

         Нумизматика

         Әфганчылар

Һәр бүлекнең үз экскурсоводы бар.

Мәктәптә музей булдыру өчен 1993 елдан экспонатлар туплый башланды.Бу елларда туган як тарихын өйрәнү түгәрәгенә йөрүче укучылар Мирзаянова Гөлсинә Шәехҗановна җитәкчелегендә авыл халкы арасына чыгып,авыл,мәктәп тарихы турында ,авылның күренекле кешеләренә багышланган материаллар,фоторәсемнәр,экспонатлар тупладылар.Хәзерге көндә музейда   ?      экспонат бар,туплау эше дәвам итә.

Музейда сирәк очрый торган экспонатлар да бар.Мәсәлән гражданнар сугышы чорыннан калган штыклар,кылыч,Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашларыбызның котелоклары,документлары,орден-медальләре,сугыштан язган хатлары-әнә шундыйлардан.Музейда булучыларны биредә тупланган эш коралларыннан –кул тегермәне,туку орчыклары,жилпуч,җеп эрләгеч,агач көрәк,чабагач,урак,май язгыч,киле,шулай ук тормыш-көнкүреш кирәк-яракларыннан төрле керосин лампалары,шахтер лампасы,керосинка,төрле йозаклар,сәгатьләр,кайчы,үлчәүләр,бизмән,кистән,әбиләребезнең кул эшләреннән челтәр ,чигүләр,сугылган тастымаллар,хатын-кызларның һәм ирләрнең милли киемнәре,чабата,бишек ,18-20 гасыр акчалары,заемнар,гарәпчә язылган иске китаплар,догалар,бизәнү әйберләре,төрле значоклар җәлеп итә.Бу экспонатлар укыту-тәрбия процессында киң кулланыла.

Музейда түбәндәге стендлар эшли:”Мәктәбем-горурлыгым”,”Ветеран укытучылар”,”Медалистлар”,””Шушы яктан,шушы туфрактан”,”Сугышчан дан почмагы”,”Әфганчылар-безнең якташлар”,”Бай тарихлы төбәгем”,”Бөек Ватан сугышы”.Альбомнар:

 “Мәктәбем-горурлыгым” бүлегендә мәктәпнең бер гасырлык тарихы,аның директорлары,укыткан укытучылар,чыгарылыш укучылары турында материаллар,альбомнар,ветеран укытучыларның,элекке укучыларының истәлекләре,уку алдынгыларының,медалистларның фотографияләре тупланган.Пионер тарихына караган экспонатлар-галстуклар,значоклар,байраклар,укучы формасы бар.Безнең горурлыгыбыз булган авылдашыбыз язучы Ф.Сафинга бирелгән автографлы китаплар,шәхси документлары, бик күп фотокарточкалар саклана.Аның истәлекләре арасында Ибраһим Сәлаховның “Ана мәхәббәте “дигән әсәренең кулъязмасы  бар.Факил абыйның курае да безнең өчен бик кадерле экспонат. Туган як тарихын өйрәнү түгәрәге членнары, аның 13 буынга кадәр җиткән шәҗәрәсен эшләп, Республика күләмендә “Минем кече ватаным”конкурсында катнаштылар һәм диплом белән бүләкләнделәр.Авылдашыбыз Дания Заһидуллина -КДУ галимәсе,фән докторы,профессор дәрәҗәсенә ирешкән кеше.Музейда аңа багышланган багышланган стенд бар.

         “Якташларыбыз Бөек Ватан сугышында” дигән бүлектә ветераннарыбыз турында мәгълүматлар,тыл ветераннарына багышланган альбомнар,”Хәтер китабы”,совет солдаты котелогы,фляжкасы,автоматның магазины, штыклар, әсирлектә булган солдатның номерлы калагы , гражданнар сугышы чорына караган кылыч , солдат киеме , матрос киеме , солдат хатлары , фотокарточкалар саклана.Шулай ук орден - медальләр,аларның документлары,грамота,мактау кәгазьләре. Бу  материаллар укучыларга патриотик тәрбия бирүдә зур таяныч.

         “Авыл тарихы” бүлегендә “Бай тарихлы төбәгем” дигән стенд,колхоз тарихына караган альбомнар , авылыбызның хезмәт алдынгылары турында газета материаллары, күп санда фоторәсемнәр тупланган.Аларны караганда,балалар үз әби-бабаларын танып ,алар өчен горурлану хисләре кичерәләр.Хезмәт тәрбиясенә,профориентациягә багышланган класс сәгатьләренә бу материаллар үзе бетмәс хәзинә.

         “Нумизматика” бүлегендә борынгы  тимер,кәгазь акчалар,заемнар күп.1871 ,183

елгы акчалар бар.Тарих дәресләрендә укучыларга күрсәтү өчен файдаланыла.

         Музейның бер бүлеге  “Әфганчы якташларыбыз” дип атала.Анда Әфганстанда хезмәт иткән авылдашларыбыз турында стенд , Әфганстанда һәлак булучы сугышчылар  турында Хәтер Китабы , әфган сугышында батырларча һәлак булган Илфар Фарраховның шәхси документлары , хатлары , Ф.Сафинның аңа багышлап язган шигыре урын алган .Мәктәп коридорында “Беркем дә,бернәрсә дә онытылмый!“дигән почмак оештырылды.Анда “ Советлар Союзы Геройлары-якташларыбыз”,”Җиңү бәйрәмен каршылап”,”Алар үтте авыр елларны”,”Әфганчылар”,”Илне саклау-изге бурыч” дигән стендлар,И.Фаррахов истәлегенә  мемориаль такта урнаштырылды.

         Музей материаллары , экспонатлар  дәресләрдә , класс сәгатьләрендә , театр атналыклары һәм төрле кичәләр өчен файдаланыла. Музейга материаллар килү дәвам итә.Авыл халкы да кызыксына , очрашуларга кайткан мәктәпнең элекке укучылары , читтән кайткан кунаклар , очрашуга килгән сугыш ветераннары, өлкәннәр , башка мәктәп укучылары һәм укытучылары музейның даими кунаклары булып торалар.Мәктәптә үткәрелгән район методик берләшмәләрнең семинар-киңәшмәләрендә катнашкан укытучылар да музей белән танышып,үзләренең җылы фикерләрен җиткерәләр.

2005-2006 елда     экскурсия ,   кеше ,

2006-2007 елда     экскурсия ,    кеше,

2007-2008 елда     экскурсия,    кеше) үткәрелгән.

         Музей укытучылар , ата-аналар , авыл халкы белән тыгыз элемтәдә тора.Укытучылар укучылар белән музейда дәрес-экскурсияләр,тәрбия сәгатьләре үткәрәләр,музей материалларын файдаланып,төрле конкурсларда катнашалар.Шамсова Резида Дәнифовнаның 4 нче класс укучылары белән үткәргән әйләнә-тирә дәресе,Фаррахова Резеда Геннадиевнаның “Шушы яктан,шушы туфрактан без”дигән тәрбия сәгате,Хәкимова Гөлнара Шәриповнаның “Татар сөлгесе-күңел көзгесе” дигән тәрбия сәгате,Бәдретдинова Гөлназ Мәгъфүрҗановнаның “Милли киемгә мәдхия”дигән тәрбия сәгате ,Мурзина Силүзә Нәҗиповнаның атамалар тарихы буенча “Минем кече Ватаным”конкурсында  катнашып,  урын алуы шуның ачык мисалы. “Татар сөлгесе-күңел көзгесе” дигән тәрбия сәгатенә чиккән сөлгеләре белән авылыбызның кул эшенә оста апалары чакырылды.Укучылар сөлгеләр турында гына сөйләп калмыйча,үзләре дә әбиләренең сандык төпләрендә генә саклана торган чиккән сөлгеләрен,мендәр япмаларын алып килделәр.”Әмәкәй күңелемдә”     дигән  тәрбия с әгатенә әзерлек   барышында     авыл тарихын  өйрәнделәр,истәлекле урыннары һәм аларның килеп чыгышы турында мәгълүмат тупладылар.Авылыбызга багышлап язылган шигырь-җырларны җыйдылар.

Музей материалларыннан файдаланып,дружина һәм отряд сборлары үткәрелә.

Авыл халкы белән дә нәтиҗәле эш алып барыла.Сугыш ветераннары М.Сафин,С.Зарипов,Мөшәрәфә Шәйхуллина,М.Шагалиевләрнең өйләрендә тыл  ветраннары белән җыелып концерт кую ,”Ялгызлыкта калдырмабыз”республика акциясенә кушылып,111 “Буыннар сөйләшүе” этабында ялгыз яшәүче әби-бабайларга ярдәм күрсәтү,шефлык итү,гаилә елы уңаеннан , күп балалы гаиләләр –бәетләр язучы Бәдәр әби Муллагалиева,Тәзкирә һәм Галим Нәгыймовлар,Фирдәвисә апа Суфиева    гаиләләре белән,  ел авыл советы председателе булып эшләгән Шәйхразиева Клара Бакировна  ,”Пионерия үткән юл “кичәсендә авылыбыз китапханәчесе Мәрзия апа Мөбәрәкова,авылыбыз шагыйре ,сугыш ветераны Сәгыйдулла Зарипов белән очрашулар   үткәрәбез. 

 Музей эшчәнлеге турында  ел  киңәшмәләрдә чыгыш ясала.

Музейга экспонатлар туплауда,туган як,туган халкыбызның тарихын өйрәнүдә ,төрле чаралар һәм конкурсларда катнашуда ата-аналарның да роле зур.Ата-аналар белән берлектә үткәрелгән гаилә бәйрәмнәре туган якка ,үз нәселенә,ата-бабаларына,гаилә традицияләренә тугрылыклы булырга өйрәтә.Укучылар үз гаиләләренең тарихын,һөнәр-шөгыльләрен өйрәнеп,нәсел шәҗәрәләрен төзеде.Аларны “Шәҗәрәләр-гаиләм тарихы”дигән альбомга тупладык.Эшләрне төрле конкурсларга җибәрдек.4 укучының шәҗәрәсе һәм шигырьләре “Көмеш кыңгырау”газетасында басылды.Фаррахова Лилиянең шәҗәрәсе  социаль яклау бүлеге үткәргән конкурста 2,район Башкарма комитеты катнашында үткәрелгән конкурста 500 сум күләмендә кызыксындыру бүләгенә лаек булды,Шамс Айдар 3 урын,Шамсова Резеда 2 урын(2 мең сум),Солтанова Алия,Нәгыймова Гөлзадалар кызыксындыру бүләгенә лаек булдылар.Галиева Миләүшә гаиләсе белән бергә “Минем талантлы гаиләм”видеоконкурсында катнашып,3 урын алды.Гаилә елы уңаеннан үткәрелгән “Минем гаиләм”район кул эшләре конкурсында Фаррахов Айнурның пластилиннан эшләгән эше 2 урын алды.”Минем гаиләм”район конкурсында шигырь иҗат итү буенча Мурзин Алмаз 1 урын алды.

Халкыбызның үткәне белән ныграк танышу максатыннан,район үзәгендәге “Туган як”музеена,Җиңү паркына  экскурсияләр ясыйбыз.Җиңүнең 60 еллыгы уңаеннан үткәрелгән “Иң яхшы класс эшләре” конкурсында Республика күләмендә җиңү яуладык.

Туган як тарихын өйрәнү түгәрәге әгъзалары Мәгариф”журналы үткәргән “Татар халкы һәм Татарстан тарихы “конкурсында катнашып, Республикада 4 урын алды.”Татарстан дигән Ватаным бар,татар дигән бөек халкым бар” дигән район конкурсында Якупова Илсөяр 3 урын алды.”Туган як серләре”акциясендә 3 урын

Туган якка мәхәббәт тәрбияләүдә табигатькә экскурсияләр ,походлар зур әһәмияткә ия.Туган як тарихын өйрәнү түгәрәгенә йөрүче укучылар белән Сөн буена велосипедта  сәяхәткә чыктык,ата-аналар белән берлектә чаңгыда урманга походка бардык.

Мәктәптә үткәрелгән әдәби кичәләр . укучыларга чын-чынлап илһам чыганагы .Факил Сафинга белән үткәрелгән  “Шушы яктан,шушы туфрактан ул” кичәсе, Д.Заһидуллина, шагыйрә Шәмсия Җиһангирова,балалар шагыйре М.Әхмәтҗанов,    язучы Ф.Садриевлар белән очрашулар үткәрелде . Мәктәпнең 1943 елгы чыгарылыш укучылары Әхсән Шәрипов һәм Фатыйма Моратова ;19                  елларда мәктәп директоры булып эшләгән Шакир               ның кызы - Әмәкәй авылында туган, хәзер язучы Роза Шакировна Хәбибуллина һәм Әмәкәй авылы кызы,элекке укытучылар Гайсин Нәгыйм  белән Тимерханова Мөнәздәһәнең кызы Роза Нәгыймовна Низамовалар мәктәпкә очрашуга килеп,музей белән танышып киттеләр.

Шулай итеп,музей елдан-ел байый,яңартылып тора.Балаларга алдагы буыннарның бай тормыш тәҗрибәсен өйрәтү,тарихы,гореф-гадәтләре,йолалары белән таныштыру кебек төп максатларга ирешү өчен музей материаллары чиксез бай хәзинә.

Сайт создан в системе uCoz