Әмәкәй урта гомуми белем бирү мәктәбе

Амикеевская средняя общеобразовательная школа Муслюмовского

муниципального района РТ

    Безнең адрес: Әмәкәй авылы, Ленин урамы, 29 йорт

     E-mail: Samik.Mus@edu.tatar.ru      Телефон: 8(85556)3-30-14

Мәктәп тарихы                       Авыл тарихы                              Музей турында

Әмәкәй авылында 1900 нче елның 1 сентябрендә яңа типтагы мәктәп-ир балалар өчен училище ачыла.15 мөгаллиме,3 бинасы булган әлеге зур уку йортына 1912-1913 уку елында 170 шәкерт сабакка йөргән. Мәктәп-мәдрәсәдә беренче чорда уку-укыту иске ысулда алып барыла.Аның мөдире булып Мирзасалих Әхмәров эшли.Дин дәресләре буенча беренче укытучы-Казан мәдрәсәсен тәмамлаганАбдулла Әхмәров, дөньяви фәннәр укытучысы -Казан укытучылар мәктәбен  тәмамлаган Хисмәтулла Еникеев.Моннан тыш ир-атлар өчен тагын бер уку йорты эшли.1910 елның 1 сентябрендә хөкүмәт тарафыннан ачылган бер класслы рус-татар башлангыч мәктәбе була ул.1911-1912 уку елында анда 24 ир бала белем ала.Әлеге мәктәптә дөньяви фәннәрне башлангыч мәктәп укытучысы дигән таныклыгы булган Шәрәфетдин Сәфәргалин,дин сабакларын Миргаяз Әхмәров укыта.

Октябрь революциясеннән соң Баймурзин дигән кеше иске дәреслекләр ярдәмендә яңалиф белән укыта башлый.1921 елгы ачлыкта бу эш ике елга өзелә.Аннары Фәсхетдинов дигән кеше укыта.1927 елда авылда яңа агач мәктәп салына башлый һәм 1928 елда үзенең укучыларын кабул итә.Ул елларда директор булып Данилов фамилияле кеше эшли.Уку-укыту буенча ярдәмчесе-Кирам Баймурзин.Укытучылар- Нюра Данилова,Наилә Сарбулатова,Наилә Вәлитова,Сабир Латыйпов,Шәмсия Моратова.Укыту эшләре белән беррәттән,драма түгәрәге дә оештыралар.Мәктәп, укучылар һәм укытучылар саны буенча ,төбәктә иң зурлардан санала.Чит авыллардан килеп укучылар өчен интернат ачыла.1929-1934 елларда Шакир Галимов директор була.1933-1942 елларда мәктәп җидееллык була ,425 бала белем ала.

1934 елда беренче комсомол оешмасы төзелә(секретаре -Әнвәр Шабаев).1939 елда колхоз каршында пионер лагере эшли башлый.Лагерь башлыгы-И.Галиев,вожатый -Н.Хәйбетдинова.1934-1950 елларда мәктәп директоры булып Мөхәт Әхмәтов эшли.Бөек Ватан сугышы чорында белем йорты урта мәктәп статусына ия була,ләкин укырга йөрүчеләр аз булу сәбәпле(72 бала),1945 елда кабат җидееллык итеп үзгәртелә.Узган гасырның 70 нче еллар азагында 527 бала укый.1978 елда ике катлы кирпеч мәктәп бинасы сафка баса.1979 елда белем йортына урта мәктәп статусы кайтарыла.

Хәзерге вакытта Әмәкәй урта мәктәбендә 102 бала укый.

         Аларга 20 укытучы белем һәм тәрбия бирә.Мәгариф отличниклары-Бәдретдинова К., Галиева Җ., Газтдинова  В.,  ХәмидуллинХ., Насретдинова С.,Газетдинова А., Шәйхәйдәрова А.-РСФСР ның атказанган укытучысы. Хәмидуллина Г., МирхәйдәровМ. -“Мәгарифтәге казанышлары өчен ” билгесе иясе. Насретдинова С., Мәүләветдинова Г.-РФ, Шакирянова З., Кәримова М., Гайсина Р., Мирзаянова Г.-ТР грамоталарына лаек булдылар. Мәктәпне көмеш медальгә тәмамлаучылар: Мирзаянова Г.(1990), Газтдинов И.(2000), Хафизов А.(2003), Шакирянова И.(2006), Гайсина А.(2007), Суфиянов  Р.(2007), Мирхәйдәрова А.(2008), Фаррахова Г.(2008). Математика фәннәре кандидаты, доцент М.Миргалимов, инженер-геолог Р.Суфиянов, филология фәннәре докторы, профессор Д.Заһидуллина, язучы , Г.Исхакый премиясе лауреаты Ф.Сафин, полковник Л.Шәрифуллин һ.б.-безнең горурлыгыбыз.

Төрле елларда эшләгән мәктәп директорлары:

         1928 елда ачылган мәктәпнең беренче директоры Данилов

         1929-1934 елларда-Галимов Шакир

         1934-1942,1947-1949-Ахметов Мохат

         1949-1955-Абуяров С.

         1955-1966,1972-73-Гайсин Ә.Г.

         1967-1972-Галиева Җ.У.

         1973-1979-Шәйхетдинов Ф.

         1979-1981-Фәхруллин Р.

         1981-1982-Гыйзетдинов Н.

         1982-1985-Камалов Л.

         1985-2001-Хәмидуллин Х.С.

                                                                      >>>>>>>

 

Сайт картасы

Яңалыклар

Мәктәп тарихы

Тәҗрибә уртаклашыйк

Мәктәбебез бүген

Укытучылар

Безнең горурлык

БДИ

Физкультура,спорт

Ата-аналарга

Китапханә

Бөек Җиңүгә- 65

"Компьютер- учителю"

Фотоальбом

Авыл сайты

  Файдалы сылтамалар  
   
 

Республика Татарстан - Каталог сайтов

Казанские Страницы - все веб ресурсы Казани и Татарстана

WOlist.ru - каталог качественных сайтов Рунета

 

 

 

 

 

Календарики и Часики Для Вас

Сайт создан в системе uCoz