Әмәкәй урта гомуми белем бирү мәктәбе

Амикеевская средняя общеобразовательная школа

    Безнең адрес: Әмәкәй авылы, Ленин урамы, 29 йорт

     E-mail: Samik.Mus@edu.tatar.ru      Телефон: 8(85556)3-30-14

Яңалыклар

Мәктәп тарихы

Тәҗрибә уртаклашыйк

Мәктәбебез бүген

Безнең горурлык

БДИ

Физкультура,спорт

Ата-аналарга

Түгәрәкләр

Китапханә

Бөек Җиңүгә- 65

"Компьютер- учителю"

  Файдалы сылтамалар  
   
  Республика Татарстан - Каталог сайтов

Казанские Страницы - все веб ресурсы Казани и Татарстана

WOlist.ru - каталог качественных сайтов Рунета

 

 

 

                                                                      --/яңалыклар архивы/--

 2 4  5  6  7


3.11.Барлык классларда да әти-әниләр өчен “Ачык ишекләр” көне үткәрелде, алар дәресләр тыңладылар, класс ата-аналары җыелышында катнаштылар.


2.11.Авыл фельдшеры Бәдретдинова Гөләндәм Фатиховна мәктәп коллективы алдында грипп авыруы һем аны кисәтү турында чыгыш ясады.


31.10.  Озын тәнәфес вакытында 2,3,4 нче классукучыларының сәламәтлек театрлары чыгыш ясады..


30.10.  Сәламәтлек тетры буенча эстафета 8,7,11 нче класс укучыларына тапшырылды. 8нче класс укучылары “Ата-ана сүзен тыңламасаң”,7нче класс укучылары “Шүрәле”, 11нче класс укучылары “Әлдермештән Әлмәндәр” спектакльләрен тәкъдим иттеләр.


29.10.                    5,6,9,10 нчы класс укучылары  сәламәтлек темасына спектакль  куйдылар. 5 нче класс “Йөзъяшәр Шүрәле” әкиятен, 6 нчы класс “Кыш бабай авырганда”, 9 нчы класс “Убырлы кияү эзли”,10 нчы класс “Дуслар бар җирдә” пьесаларын сәхнәләштерделәр.


27.10 10кл.укучысы Фарахова л.(рус теленнән), 11кл укучылары Вәлиева И, Шәймарданова Н.(татар теленнән) “Сәләт” республика оешмасы үткәргән олимпиадада катнаштылар.Кызлар көзге каникул чорына “Сәләт” лагерена чакыру алдылар.


27.10.Мәктәпнең кызлар командасы районда баскетбол ярышларында 2 урын алды.


28.10. Мәктәпнең физкультура укытучылары районда үткәрелгән конференөиядә катнаштылар.Укытучы Минныразиев И. М “Спортның шәхесне тәрбияләүдәге роле ”дигән темага чыгыш ясады. “Спорт-яшәү чыганагы” дигән темага стенд эшләнде.


26.10. Гомуми линейкада грипп эпидемиясе турында аңлатылды


20.10 1-4 класс укучылары өчен “Сөмбелә”бәйрәме үткәрелде.Бәйрәмгә ата аналар чакырылды.


19.10.Башкортстан Республикасы җырчысы Нурислам Яхин белән очрашу булды,аның романсларын тыңладык.


17.10.”Мәгърифәт” газетасында Газетдинова Виктория Александровнаның “Бар иде безнең дә яшь чаклар” дигән мәкаләсе чыкты.


17.10.09.Җәйге сезонны ябуга багышланган җиңел атлетика буенча район ярышларында 11 еллык команда беренче урынны алды. Хәкимов И.800 м га йөгерүдә 1 нче урын, Шакирянов А. ядрә ыргытуда 1 нче урын, Вәлиева И.400 м га йөгерүдә 3 нче урын һәм команда белән эстафета буенча 3 урыннарны  яуладылар. 9 еллык мәктәпләр арасында 200 м га йөгерүдә Насретдинова Я. 3 урын, ераклыкка сикерүдә Суфиев Р.2 нче урынны алдылар. 


15.10.09. Математикадан олимпиада үткәрелде. 

Кичке сәгать 6 да  7-11 класс укучылары өчен Сөмбелә бәйрәме үткәрелде. Укучылар концерт әзерләделәр.  Фантазия почмакларына конкурс игълан ителде. Уеннар ярыш формасында барды. Иң гүзәл  Сөмбелә- кыз билгеләнде.


14.10.09. Мәктәп тәҗрибә участогында өмә үткәрелде. Карлыган, кура җиләге куаклары кышка әзерләнеп (бәйләп )куелды.

Физика фәненнән олимпиада үткәрелде


13.10.Мәктәп күләмендә үткәреләчәк олимпиадаларга старт бирелде. Русский язык һәм литература фәннәреннән олимпиада үтте.


12.10.2009          Әмәкәй урта мәктәбе коллективының гомуми җыелышы булып узды. Җыелышта Мөслим мәгариф бүлеге начальнигы Г.Ә. Закирова да катнашты.


8.10. Укытучыларның методик семинары үтте.

Атна дәвамында лектор группасы Александр Невский һәм Хәтер көненә багышланган чыгышлар ясадылар. (Оештырды: тарих укытучысы Г.М.Бәдретдинова).


7.10. Мәктәптә “Спорт” түгәрәкләре эшләде.


6.10. Мәктәп тәрәзәләре кышны чыгу өчен әзерләнде.


5.10. Татар теле һәм әдәбияты укутучысы Шамсова Р.Д. “ Биек тауның башларында” әсәре буенча класстан тыш уку дәресе эшкәртмәсе басылды.


4.10. “Авыл утлары” газетасында 9 нчы класс укучысы Җәлилова Йолдызның“ Картлык белән очраштык” дигән мәкаләсе чыкты


3.10. Укытучылар табигать кочагында ял иттеләр.


30.09. Өлкәннәр өчен бәйрәм үткәрелде. Хәзерге вакытта лаеклы ялда булган укытучылар һәм техник хезмәткәрләрне 5 класс укучылары ( класс җитәкчесе Гарифуллина Г.Н.) бәйрәм белән котлады. Алар хөрмәтенә әдәби- музыкаль монтаж һәм концерт күрсәтелде. Бәйрәм чәй өстәле янында дәвам итте.


28.09.  Мәктәп яны тәҗрибә участогында көзге эшләр тәмамланып килә. Яшелчәләр җыелып саклауга куелды. “Туган якны өйрәнү” түгәрәге членнары республика конкурсында 3 нче урынны алдылар (түгәрәк җитәкчесе Хәкимова Г.Ш.)


21.09. Узган уку елында “Иң күп китап укучы” район конкурсында Федоров С. 1 нче урынны яулап, Мактау кәгазе  һәм бүләккә лаек булды/


19.09.     Бөтендөнья йөгерү көнендә үткәрелгән район кроссында Нәгыймова Г.(11 кл.) 2 нче урынны яулады.


12.09. Бертуган Сәетгалиевлар призына районда көрәш ярышында мәктәп командасы 3 нче урынны алды. Газтдинов Р.(11 кл.) 1нче, Талипов Э.(10кл.)1 нче, Шагалиев А.( 8 кл.) 2 нче, Минныразиев И.( 10 кл.) 3 нче,Суфиев Р.( 9 кл.) 3нче  урынны алдылар.


5.09. “Универсиада-2013” уңаеннан үткәрелгән  Мөслим-Актаныш марафонында катнаштык.


1.09.  Мәктәбебездә “Белем бәйрәме” үтте. Бәйрәмдә “Дуслык” бүлекчәсе җитәкчесе Зарипов И.Н.,җирле үзидарә башлыгы Шагалиев Р.М., ИМЦ җитәкчесе Зарипов Э.Ф.  һәм хезмәт ветераннары катнашты.


 2 4  5  6

 

Сайт создан в системе uCoz