Әмәкәй урта гомуми белем бирү мәктәбе

Амикеевская средняя общеобразовательная школа

    Безнең адрес: Әмәкәй авылы, Ленин урамы, 29 йорт

     E-mail: Samik.Mus@edu.tatar.ru      Телефон: 8(85556)3-30-14

Яңалыклар

Мәктәп тарихы

Тәҗрибә уртаклашыйк

Мәктәбебез бүген

Безнең горурлык

БДИ

Физкультура,спорт

Ата-аналарга

Түгәрәкләр

Китапханә

Бөек Җиңүгә- 65

"Компьютер- учителю"

  Файдалы сылтамалар  
   
  Республика Татарстан - Каталог сайтов

Казанские Страницы - все веб ресурсы Казани и Татарстана

WOlist.ru - каталог качественных сайтов Рунета

 

 

 

                                                                     

--/яңалыклар архивы/--

 1    2    6  7

12.02. 9 класс укучысы Бәдретдинова Сөмбелнең “Минем класс җитәкчем” конкурсына җибәрелгән презентациясе Республика турына үтте.

“Гашыйклар көне”нә багышланган ял кичәсе бик күңелле үтте.


11.02. Мәктәптә шахмат, шашка ярышы үткәрелде. Шахмат буенча беренче урынны Шакирянов Алмаз, шашка буенча- Абдуллин Рамил алды. Кызлар арасында җиңүчеләр: Җәлилова Й.(шахмат),Зарипова Гөлназ (шашка)


6 класс укучылары (класс җитәкчеләре Суфиянова Р.М.) тыл һәм хезмәт ветераны 100 яшьлек Муллагалиева Бәдәр әби янында очрашуда булдылар.


10.02. “Йолдызлык -2010” конкурсының гала- концертында катнашып, Зиннәтуллина А. беренче дәрәҗә диплом һәм бүләккә лаек булды.


5.02. Районда узган шахмат ярышында 9 нчы класс укучылары ҖәлиловаЙ.,Шәрипов Д.,Нәбиев А. катнашты

5.02. “Без сезнең белән горурланабыз “ дип аталган студентлар белән очрашу кичәсе үтте


4.02. 7 нче класс укучылары (класс җитәкчесе Фаррахова Р.Г.) сугыш чоры балалары Шәйхәйдәрова Клара һәм Миргазиян абыйларда очрашуда булдылар.


 

3.02. “Һәрвакыт булсын кояш!” исеме астында укучылар рәсемнәреннән күргәзмә оештырылды.

3.02.Участок инспекторы Нуретдинов Р.С. белән очрашу булды. Ул районда бәлигъ булмаган балалар арасында кылынган тәртипсезлекләр , аларны кисәтү юллары турында сөйләде.


2.02. 9 нчы класс укучылары (класс җитәкчесе Шамсова Р.Д.) сугыш ветераны Шәйхуллина Мөшәрәфә апа белән очрашуга бардылар.


1.02. Мәктәптә хәрби-патриотик айлык игълан ителде. Гомуми линейкада тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гайсина Р.З. айлык эш планы белән таныштырды.


27.01.”Йолдызлык-2010” фестиваленең сайлап алу турында 17 укучы катнашты.


26.01.Һәр сыйныфта «Боз өстендә үз-үзәңне тоту һәм куркынычсызлык кагыйдәләре” дигән темага класс сәгатьләре үтте.

26.01. 9 нчы класс укучысы Закирова А.Р һәм 11 класс укучысы Газтдинов Р.Ф. экология фәненнән республика олимпиадасына киттеләр (укытучысы Мирхәйдәрова Ф.Ф.). Уңышлар телибез!


22.01.  Район хакимияте башлыгы призына үткәрелгән көрәш ярышында мәктәпнең 9 еллык һәм 11 еллык командалары беренче урынны яулап, кубокка ия булдылар. 9 укучы призлы урын алып, мактау кәгазьләренә һәм кыйммәтле бүләккә ия булдылар.


22.01.   11 класс укучысы  Шәймәрдәнова Н.Ф. район рус теле укытучылары семинарында “ История происхождения и развития фразеологизмов в русском языке” дигән фәнни-тикшеренү эше белән чыгыш ясады.


20.01. “Йолдызлык-2010” конкурсының зона туры Әмәкәй авылы мәдәният йортында үтте. “ Шатлык”бию коллективы чыгышы, Нагимова Г., Зиннатуллина А. җырлары, Минныразиев И.һәм Сираҗетдинов Р.ның дуэты районның сайлап алу турына үтте.


19.01. 10 нчы класс укучысы Мурзин Алмаз ОБЖ фәненнән республика олимпиадасына китте (укытучысы Әхмәтов Р.Ә.). Уңышлар телибез.


18.01.”Йолдызлык-2010” фестиваленең мәктәп туры үткәрелде.


13.01. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шамсова Резида Дәнифовна Пенсия фонды оештырган  Җиңүнең 65 еллыгына багышланган язма эшләр конкурсында катнашты.


12.01. 10 нчы  класс укучысы Фаррахова Лилия “Минем  оешмамның талисманы” дигән республика конкурсына үз эшен җибәрде.


9.01.Лагерьда “Иң оста хат язучы” конкурсы.


8.01. “Көчлеләр, җитезләр, кыюлар”. Спорт уеннары көне.


7.01.Лагерьда халык уеннары көне.


6.01.”Шүрәле, җен һәм убыр булганы юктыр гомер”. Лагерьда әкиятләр кичәсе.


5.01.” Без талантлар эзлибез” . Лагерьга йөрүче балалар концерты.


4.01.” Исәнме, лагерь !”. Балаларны лагерьга кабул итү.


 

 2  4  5  6

 

Сайт создан в системе uCoz